Милләттәш чордашым А.Хәлим, авыл халкын бик зурлап, йөрәктәшләрем, бавырдашларым дип тикмәгә генә әйтми. Үзе дә төбе-тамыры белән авылныкы ул. Шулай булсаң гына, гомерең буе татар авылын, аның кешеләрен хөрмәт итеп, мактап язарга була.
Әле җәй көне Игәт урманы тирәсенә җиләккә бардык. Уңдырышлы кара туфракта котырып алабута, билчән, әрем, шайтан таяклары...
Милләттәш чордашым А.Хәлим, авыл халкын бик зурлап, йөрәктәшләрем, бавырдашларым дип тикмәгә генә әйтми. Үзе дә төбе-тамыры белән авылныкы ул. Шулай булсаң гына, гомерең буе татар авылын, аның кешеләрен хөрмәт итеп, мактап язарга була.
Әле җәй көне Игәт урманы тирәсенә җиләккә бардык. Уңдырышлы кара туфракта котырып алабута, билчән, әрем, шайтан таяклары үсеп утыра: уңганнар кебек, куаклыкка охшап торалар. Басу юлларыннан машина белән үткәндә тәрәзәләргә саллы башлары белән бәргәлиләр. Чүп үләннәренең сөенүләре, ә газиз җиребезнең нишләттегез мине, дип ачулануы микән? Шулкадәр уңдырышлы җиребезне чүплеккә әйләндердек. Мирзанур комбайнда эшләгәндә, ашын-чәен төйнәп, монда килгәнем бар: ул елны бер гектардан 35 центнер бодай чыккан иде. Безнең пай җирләре дә моннан ерак түгел, 3-4 ел инде анда да чүп үләне гөрләп үсә. Җитәкчеләргә күпме әйтсәк тә, чишелеше юк. Ә бит алдагы елларда бодаен, йә акчасын бирәләр иде. Беркемгә дә җир кирәкми. Әткәйләр «Туган җир өчен!» дип сугышка керделәр. Менә шуларны искә алып, күзләремә яшь килде, йомшардым-сагышландым. Тракторчы, комбайнчылар янына агитатор булып, гәзит тотып, хәлләрен белергә килгәч, алар да горурлана, без сөенә идек. Игенчеләр кадерле иде, без аларга: «Исән-саулармесез, кыр батырлары!» - дип эндәшә идек.
Яңа мәдәният йорты ачылды. Чыгышымда: «Шатлык тулы түгел инде, иптәшләр. Фермалар үле хәлдә - сыер мөгрәгәннәре ишетелсен иде дәЙ Әнә теге якта басу - трактор, комбайн гөрелтеләре ишетелмиЙ» - дидем. Әле шул тавышларга атларның кешнәве дә кушылса - үзе бер симфония булыр иде. Икмәк булса, җыр да була дип белеп әйткәннәр. Күмәк хуҗалык таралды шул. Тарату тиз, кабат җыештыру, төзү тиз генә булмас.
«Авылны макта, шәһәрдә тор» диләр. Җәй көннәре урам тулы машина, кеше дә күп. Ташпулатларына кайталар Чаллыдан. Төзиләр, яшелчәсен, җиләк-җимешен үстерәләр. Әле ярый авылыбыз ташландык түгел дип аңа да сөенеп куясың. Айдар Хәлим авылга туган җирен өзелеп сөйгән патриотлар кайтырга тиеш дип, бик дөрес әйтә. Бар микән соң ул патриотлар? Булса да бик аз инде. Кайбер хуҗалыкларда - ызандашларыбыз Калмия, Күзкәй һ.б. авылларда эшләп тора әле ул колхозлар. Менә шуларда инде ул туган авылларының патриотлары. Сагындырып искә төшкән чаклар: мәктәптә хезмәт, «терлекчелек нигезе» дәресләре. Бер класс бүлмәсендә ДТ тракторына кадәр кертеп урнаштырылды. Әй, яратты инде малайлар шунда актарынырга. Нәтиҗәсе уңай: югары уку йортына китәргә теләмәгәннәр механизатор булдылар, гаилә кордылар, урта мәктәптә 300дән артык бала укыды. Җәйге ялда укучы кызларыбыз сыер савучыларны ялга чыгардылар, ындыр табагында хезмәт куйдылар. Минем улым 2 җәй рәттән колхоз сыерларын көтте. «Терлекчелек нигезләре» укыган һәм фермада практика үткән кызларыбыз район савымчылары ярышларында I, II нче урыннарны алдылар. Менә шундый тулы канлы тормышта яшәгән чаклар, туган авыл патриотларын тәрбияләгән чорлар иде. Авыл, авыл дип авыз суын корытабыз, ә ел саен җитәкчеләр зарлана: авыл хуҗалыгы техникасы алырга, ашламаларга акча җитми диләр. Быелгы чәчү эшләренә 15 млрд. сум акча каралган, кыска вакытлы кредитлар бирелә башлана диелә. Аллага тапшырдык, ачыгырга язмасын инде. Җир - кешегә Аллаһы Тәгалә бүләк иткән иң зур хәзинә; җир базарлары барлыкка килде соңгы вакытта. "Ныклап тыңласаң, Җирнең "уфылдаган" тавышы да ишетелә бит: аңа да авыр, җәй буе күпме үсемлек үстерәсе бар... Яшь бозауларга классларда уҗымнар да үстереп карадык бит вакытында - күпме хезмәт куйдык. Мәктәп ашханәсе өчен бозаулар да үстердек.
Тәрбия сәгатьләре, кичәләр күбрәк авыл хуҗалыгы эшчәннәренә багышланды. "Икмәктә хикмәт" дигән кичәдә никадәр матур, кирәкле сүзләр әйтелде, "Күктә кояш, җирдә Икмәк мәңгелек" дигәнен 11 класс укучысы сөйләде. Колхоз агрономы Җ.Шәфигуллин хуҗалыкның җир картасын элеп куеп, бик эчтәлекле чыгыш ясады. Укучылар туган җиребез турында шигырь, хикәяләр иҗат иткәннәр иде... Газетадагы сводкалар аша да балаларга хезмәт тәрбиясе биреп, патриотлык тәрбияләдек, ә хәзер уку елы башыннан башлап, азакка кадәр БДИгә әзерләнәләр. А.Хәлим татар авылларының югалачагын сизә, чаң суга, мөрәҗәгатьне хупларга кирәк. Хуплап кына булмый әле ул, аны хөкүмәтнең дәүләт программасына кертү зарур - бу дәүләткә, депутатларга мөрәҗәгать! Җыелышып юкны-бушка әйләндереп ятканчы, менә бу иң зур тема. Авыл халкын яңадан авылга кайтару өчен байларның миллиардер улларын авылга кайтарырга кирәк, авылны күтәрсеннәр: игеннәр игелсен, фермалар төзелсен. Татар кешесе бик эшчән, башлы бит ул - татар авылын саклап калырга кирәк. Йортларыбыз ятим булып утыралар. Тәрәзәдән карыйм: минем өй каршындагы өч өйнең уты юк - и-и, ямансу да соң...
Хыялланасың инде ул. Уйлап карасаң, гаҗәп бит: безнең байларның балалары чит илләрдә укыйлар, шунда төпләнеп калалар. Татар авыллары турында алар хәбәрдар дисезме? М.Шәймиев президент булып торганда, зур авыл Күзкәйдә бөтен мөмкинлекләре булган больница ачылды. Әй, шатландык инде. 12 авыл кешесе, шунда дәваланып, сәламәтлекләрен ныгыттылар! Шатлык берничә елга гына барды. Хәзер ул стационар гына. Андагы уңайлыклар: палаталар җитәрлек, намаз бүлмәсе, ял итү бүлмәсе гөлләргә күмелгән... Казаннан бер бай кайта икән, пансионат ача икән дигән сүз дә һавада эленеп калды.
Туган авылын мактап кемнәр генә нәсер, шигырь язмаган, җырлар җырламаган. Хисләнеп китеп, мин дә яздым әле:
Бик яратам авылымны,
Чирәмле, төз урамнарын.
Кышкы, карлы бураннарын,
Чикләвекле урманнарын.
Уйларымда - күршеләрем.
Монда минем нигез ташым.
Парлы, җырлы уеннары,
Яланаяклы, әй, Күлбашым.
А.Хәлим, үзәк өзгеч язмагыз өчен рәхмәт. Мүкләнгән күңелләрне уятырлык булган бу. Елның дүрт фасылында да авылыбыз гөрләп торсын, бәрәкәтле ризыклар ашап, иманлы булып яшәргә язсын.
Гөлфия ӘҺЛИЕВА
Татарстан яшьләре
№ 14
Нет комментариев