21 апрель 2015 яңалыклары
-
"Ак Барс"ның ике уенчысы Россия җыелмасына чакыру алды
Россия хоккей җыелмасының генераль менеджеры Андрей Сафронов командага яңа уенчылар чакырылу турындагы мәгълүматы белән уртаклашты. Ил җыелмасына СКАдан - 9 , ә "Ак Барс"тан 2 уенчы чакыру алган. "Дүшәмбе көнне җыелма команда СКАны Гагарин кубогы һәм алтын, ә "Ак Барс"ны көмеш медаль яулавы белән котлады, - ди Андрей Сафронов. -...
-
Татарстанда 8 меңнән артык кеше утсыз калган
Татарстанның 17 торак пунктында 8,2 меңнән артык кеше утсыз калган, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте. Гадәттән тыш хәлләр ведомствосы хәбәреннән күренгәнчә, бүген 14.45тә "Сетевая компания" диспетчырыннан Минзәлә, Сарман, Лениногорск, Баулы, Әлмәт, Кама Тамагы, Кайбыч, Югары Ослан районнарында электр энергиясе белән тәэмин...
-
Бармы соң ул патриотлар
Милләттәш чордашым А.Хәлим, авыл халкын бик зурлап, йөрәктәшләрем, бавырдашларым дип тикмәгә генә әйтми. Үзе дә төбе-тамыры белән авылныкы ул. Шулай булсаң гына, гомерең буе татар авылын, аның кешеләрен хөрмәт итеп, мактап язарга була. Әле җәй көне Игәт урманы тирәсенә җиләккә бардык. Уңдырышлы кара туфракта котырып алабута, билчән, әрем, шайтан таяклары...
-
Венера Ганиева: Сәхнә теләсә кем урыны түгел
Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Венера Ганиева татар эстрадасындагы хәлләргә объектив бәя бирү белән генә чикләнмичә, мәсьәләне хәл итү юлларын да күрсәтә. Юбилей көннәрендә халыкның яраткан җырчысы, шәкертләренең үткен остазы нинди уй-фикерләр белән яши? Әңгәмәдә ул шул хакта да бәян итте. - Иҗатташ дусларыгыз Сезне хисчән, хәтта беркадәр дуамал, әгәр...
-
"Георгий тасмасы" акциясе башлана
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан 22 апрельдә Россиянең барлык төбәкләрендә берьюлы традицион "Георгий тасмасы" акциясе старт ала.