Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда 8 меңнән артык кеше утсыз калган

Татарстанның 17 торак пунктында 8,2 меңнән артык кеше утсыз калган, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте. Гадәттән тыш хәлләр ведомствосы хәбәреннән күренгәнчә, бүген 14.45тә "Сетевая компания" диспетчырыннан Минзәлә, Сарман, Лениногорск, Баулы, Әлмәт, Кама Тамагы, Кайбыч, Югары Ослан районнарында электр энергиясе белән тәэмин...

Татарстанның 17 торак пунктында 8,2 меңнән артык кеше утсыз калган, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Гадәттән тыш хәлләр ведомствосы хәбәреннән күренгәнчә, бүген 14.45тә "Сетевая компания" диспетчырыннан Минзәлә, Сарман, Лениногорск, Баулы, Әлмәт, Кама Тамагы, Кайбыч, Югары Ослан районнарында электр энергиясе белән тәэмин итү өзелү хакында хәбәр алынган.

Электр энергиясе өзелү аркасында 8208 кеше яши торган 17 торак пункт утсыз калган. Бу хәлнең сәбәпләре ачыклана.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев