Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Беренче каналда Роза Сабитова кызын кияүгә бирде [+фото, видео]

"Давай поженимся" тапшыруы алып баручысы, Россиядә билгеле яучы Роза Сабитованың 22 яшьлек кызы Ксенияне кияүгә бирә. Беренче каналдагы "Мужчина и женщина" тапшыруында Александр Гордонга Роза һәм Ксения үзләре бу турыда сөйләде. Роза гаилә бизнесы өчен юрист кирәк иде, ди. Ниһаять, аның теләге кабул булган. Кияү Андрей юрист булып эшли, яртылаш...

"Давай поженимся" тапшыруы алып баручысы, Россиядә билгеле яучы Роза Сабитованың 22 яшьлек кызы Ксенияне кияүгә бирә.



Беренче каналдагы "Мужчина и женщина" тапшыруында Александр Гордонга Роза һәм Ксения үзләре бу турыда сөйләде. Роза гаилә бизнесы өчен юрист кирәк иде, ди. Ниһаять, аның теләге кабул булган. Кияү Андрей юрист булып эшли, яртылаш татар, яртылаш яһүд. Кияү егетнең әлегә аерым торырга урыны юк икән. Шулай да Ксения туй күлмәге алып куйган инде.



Тапшыру ахырында яшь парны котларга Роза Сабитованың дусты җырчы Наилә Фатыхова чыкты. Яшьләргә Роза бал каптыргач, Наилә "Умырзая" җырын җырлап алды. Шуннан соң "Әй, икегез" җырына бөтен студия рәхәтләнеп татарча биеде.

Әлмәт таңнары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев