27 апрель 2015 яңалыклары
-
Ике хатын-кыз ана капиталы алмакчы булган
Яшел Үзәннән 35 яшьлек һәм Казаннан 38 яшьлек элек хөкем ителгән ике хатын-кыз ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән килеш законсыз рәвештә ана капиталы алмакчы булганнар. Алар икесе дә наркотиклар белән бәйле җинаятьләр өчен хөкем ителгән. Беренчесе - наркотикларның законсыз әйләнеше өчен, икенчесе - мошенниклык, урлашу һәм наркотиклар саклау өчен. Алар икесе...
-
Әрәмтамакларга каршы көрәш башланачак
Илебездә якын араларда әрәмтамаклык өчен җәза бирүне кайтарырга исәпләре. Эш була торып та, алты ай буена эшсез яткан кешеләрне җавапка тартырга тәкъдим итә депутатлар. Бу бер елга кадәр төзәтү эшләре булырга охшаган. Җинаять җаваплылыгы 18 яше тулмаганнарга, инвалидларга, инвалид бала тәрбияләүче ата-аналарга һәм 14 яшькәчә балалары булган хатын-кызларга кагылмый. Моннан...
-
ОСАГО буенча «кайнар линия» эшли
Татарстанда автомобиль хуҗалары өчен автостраховка мәсьәләләре буенча «кайнар линия» эшли. (843) 292-02-67 телефонына шалтыратып, автомобильчеләр страховкалаудан баш тарту, өстәмә хезмәтләр көчләп тагу, страховой полислар булмауга зарлана алалар.
-
Җиңү көненә юбилей медальләре, бүләкләр тапшыру өчен Бөек Ватан сугышы ветераннарының 143ен Казан җитәкчелеге таба алмый
Хәзерге вакытта Казанда 19 мең 864 Бөек Ватан сугышы ветеранына һәм шушы категориягә тәңгәлләштерелгән кешегә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына тәгаенләнгән юбилей медальләре тапшырылган, әмма тагын 143 кешенең кайда икәне билгесез. Шәһәрнең социаль яклау хезмәте белән берлектә аларны эзләү эшләре бара. Тулаем алганда, әлеге медальләрне 20 меңнән артык кешегә тапшыру ниятләнгән...
-
Джордж — узен кеше дип уйлаучы мәче [+фото]
"Безнең мәче үзен кеше дип хис итә, шуңа күрә дә гел арткы аякларында торырга ярата" - диләр Джорджның хуҗалары.
-
Әдәби – тарихи квест үтте
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан белем бирү учреждениеләрендә җитди игътибар бирелә. 22 апрель көнне Сәләтле балалар мәктәбендә үткән тарихи-әдәби квест шул турыда сөйли.
-
Чисталыкны яратабыз: өмәгә киттек
Балалар сәнгать мәктәбенең укытучылар коллективы Овражная урамында өмә уздырган.
-
Беренче каналда Роза Сабитова кызын кияүгә бирде [+фото, видео]
"Давай поженимся" тапшыруы алып баручысы, Россиядә билгеле яучы Роза Сабитованың 22 яшьлек кызы Ксенияне кияүгә бирә. Беренче каналдагы "Мужчина и женщина" тапшыруында Александр Гордонга Роза һәм Ксения үзләре бу турыда сөйләде. Роза гаилә бизнесы өчен юрист кирәк иде, ди. Ниһаять, аның теләге кабул булган. Кияү Андрей юрист булып эшли, яртылаш...
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан ветераннарга бушлай юридик ярдәм
В преддверии празднования 70-й годовщины Победы в Великой Отечественной войне 1941 - 1945 годов 28 апреля 2015 года на территории Республики Татарстан проводится единый День оказания бесплатной юридической помощи ветеранам Великой Отечественной войны и членам их семей. Мероприятие пройдет во всех муниципальных районах и городских округах Республики Татарстан с участием...
-
Хәния Фәрхи: «Әни бала вакыттагы кебек иркәләде»
Җырчының хәлен белештек. Менә нәрсәләр сөйләде: - Әле ерак гастрольләрдә, Нефтекамск, үземнең туган яклар, Пермь, Түбән Тагил, Екатеринбург якларында йөрибез, - диде Хәния Фәрхи безгә телефоннан. - 20 көнгә дип чыгып киттек. Иҗат гөрли. Өч көн әни янында тордым. Нәкъ бала вакыттагы кебек бик рәхәт булды. Мунчалар ягып, тәмле ризыклар...
-
Ир белән хатын: гаиләдә кем баш соң
Хәзер хатын-кызлар бар нәрсәне үз кулларына алырга омтыла. Ирләр кебек киенүне әйтеп тә торасы юк инде. Кирәк икән, машинасын да йөртә, атын җигә, тракторын да иярли хатын-кыз. Югыйсә гүзәл затларның урыны өйдә ашарга пешереп, йортны тәртипләп тоту булырга тиеш тә бит. Әмма хәзерге хатын-кызлар ирләргә аркаланып утырырга өйрәнмәгән шул. Күптән...
-
Казанга июньнән ике катлы поезд йөриячәк
1 июньнән Мәскәүдән, ә 2 июньнән башлап Казаннан көн саен ике катлы поездлар йөри башлаячак. Яңа составка билетлар инде бүгеннән үк сатыла башлады. Тимер юлы вокзалыннан алынган мәгълүматлар буенча, бу поезд Мәскәүдән 23:10 сәгатьтә кузгалып, Казанга 10:45тә килеп җитәргә тиеш. Ә Казаннан 17:10 сәгатькә китәчәк, Мәскәүгә 5:38дә барып җитә. Поезд...
-
Мин татарча сөйләшәм!
"Мин татарча сөйләшәм!" акциясе быел үзенең 10 еллыгын билгеләп үтә. Ышанып та булмый кебек, әле яңа гына милли җанлы берничә активист берләшеп, алар тырышлыгы белән кечкенә мәйданда үткәрелә башлаган бу проект дәүләт тарафыннан уздырыла торган зур чарага әйләнде.
-
Авыру бала бәласе
Санкт-Петербургта 6нчы сыйныфта укучы малай тәртип бозган өчен кисәтү ясаган укытучысын яралаган. Өенә кайтып пычак алып килгән дә мәктәптә Наталья Топорованың аягына кадаган… Бу турыда сөйләмәгән бер генә федераль телевидение каналы да калмагандыр. Гадәттән тыш хәлләр турында шауларга кирәк, әлбәттә. Кызык өчен генә түгел, гыйбрәт, сабак булсын, башка кабатланмасын өчен....