Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хәния Фәрхи: «Әни бала вакыттагы кебек иркәләде»

Җырчының хәлен белештек. Менә нәрсәләр сөйләде: - Әле ерак гастрольләрдә, Нефтекамск, үземнең туган яклар, Пермь, Түбән Тагил, Екатеринбург якларында йөрибез, - диде Хәния Фәрхи безгә телефоннан. - 20 көнгә дип чыгып киттек. Иҗат гөрли. Өч көн әни янында тордым. Нәкъ бала вакыттагы кебек бик рәхәт булды. Мунчалар ягып, тәмле ризыклар...

Җырчының хәлен белештек. Менә нәрсәләр сөйләде:

- Әле ерак гастрольләрдә, Нефтекамск, үземнең туган яклар, Пермь, Түбән Тагил, Екатеринбург якларында йөрибез, - диде Хәния Фәрхи безгә телефоннан. - 20 көнгә дип чыгып киттек. Иҗат гөрли. Өч көн әни янында тордым. Нәкъ бала вакыттагы кебек бик рәхәт булды. Мунчалар ягып, тәмле ризыклар пешереп сыйлады, иркәләде. 85 яшьтә булса да, исәнлеге Аллага шөкер әле. Балалар, оныкларның хәлләре дә әйбәт. Өйдә 87 яшьлек каенатам белән Алсу кала. Каенанамның вафат булганына 7 ел, Габделхәй бер генә малай булгач (ир туганнардан берәү генә, биш сеңлесе бар), әткәй бездә яши. Юбилейга әзерләнәбез. 30 майда Камал сәхнәсендә 55 яшьлегемне билгеләп үтәргә җыенам.

Шәһри Казан

Ландыш Кәбирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев