Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җиңү көненә юбилей медальләре, бүләкләр тапшыру өчен Бөек Ватан сугышы ветераннарының 143ен Казан җитәкчелеге таба алмый

Хәзерге вакытта Казанда 19 мең 864 Бөек Ватан сугышы ветеранына һәм шушы категориягә тәңгәлләштерелгән кешегә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына тәгаенләнгән юбилей медальләре тапшырылган, әмма тагын 143 кешенең кайда икәне билгесез. Шәһәрнең социаль яклау хезмәте белән берлектә аларны эзләү эшләре бара. Тулаем алганда, әлеге медальләрне 20 меңнән артык кешегә тапшыру ниятләнгән...

Хәзерге вакытта Казанда 19 мең 864 Бөек Ватан сугышы ветеранына һәм шушы категориягә тәңгәлләштерелгән кешегә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына тәгаенләнгән юбилей медальләре тапшырылган, әмма тагын 143 кешенең кайда икәне билгесез. Шәһәрнең социаль яклау хезмәте белән берлектә аларны эзләү эшләре бара. Тулаем алганда, әлеге медальләрне 20 меңнән артык кешегә тапшыру ниятләнгән иде һәм 99 процентына тантаналы шартларда әлеге әманәт тапшырылды, әмма алар дөньялыктан китә тора, мисалга, соңгы айда гына да 500дән күбрәк ветеран үлде.

Бүген Казан каласы җитәкчелегенең "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә ветераннар мәсьәләсендә чыгыш ясаганнан соң журналистлар белән очрашкан шәһәр Башкарма комитеты башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Наталья Гречанникова шундый белешмә бирде. Шәһәр җитәкчелеге алдында чыгышында исә ул, "югалган" ветераннарны табып, Җиңү көненә тиешле булган бүләкләрне тапшыру өчен 9 майга кадәр вакыт сорады. Шул вакытка кадәр ветераннарны яки аларның туганнарын табарга өметләнәбез, диде ул.

Казан мэры бу мәсьәләдә эчке эшләр органнарын дә җәлеп итү кирәк, дип тәкъдим итте. Ветераннарга тапшыру өчен шәһәргә 20 мең 700 данә "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел" юбилей медальләре каралган булган, ветераннарнаң 143ен табып булмый, ләкин моны хәл итү зарур, диде. Иң мөһиме - ветераннарны игътибарыбыздан мәхрүм итмәскә, бу эштә мәктәп балаларын тагын да активлаштыру сорала, дип мөрәҗәгать итте ул мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллинга.

Соңыннан "Татар-информ"га мэриядән ачыклык кертүләренчә, аерым сәбәпләр аркасында Җиңүнең 70 еллыгы белән котланылмаган ветераннарның туганнары шәһәрнең район хакимиятләренә яисә шәһәр Башкарма комитетына 299-14-03 телефоны аша шалтырата ала.

"Татар-информ",

Миләүшә Низаметдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев