Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Без фронтта һәм тылда батырлык күрсәткән ветераннарга ихтирамлы булырга бурычлы»

Район башлыгы Рәис Миңнехановның Бөек Җиңү көне белән КОТЛАВЫ

 Хөрмәтле ветераннар, кадерле фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре!  Сугыш чоры балалары!  Күпмилләтле иле­безгә кабат бик  күп  зур корбаннар һәм тиңдәшсез батырлык бәрабәренә яулап алынган 78нче Җиңү язы  килде. Бу  көнне барыбыз да дулкынланып  көтеп ала. Еллар  узса да, 1945 елның 9 мае –  кадерле, истәлекле,  хәтердә сакланачак  көн. Бөек  Җиңү халкыбызның  батырлык символы булып  яши. Илебез азатлыгы өчен халык үз гомерен, тормышын кызганмады. Сугыш уты  яндырган җирләребезнең һәр адымы Ватан өчен һәлак булганнар  каны, аналарның күз яше белән сугарылган. Без аларның батырлыгы алдында баш иябез.

  Саба районыннан  фронтка  8427 кеше киткән, шуларның 4989ы сугыш кырында ятып калды яки хәбәрсез югалды. Районыбызның Җиңү  яулап  кайткан   соңгы  могиканы – Төбәк  авылында  яшәүче Хаҗиәхмәт ага Әлмиевка 1 майда 103  яшь тулды. Бүген районыбызда 168 тыл ветераны, ирләре сугышта үлеп калган тол хатыннар яши. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен 3767 райондашыбыз орден-медальләргә лаек булды. 4 якташыбызга Советлар Союзы Герое исеме бирелде. 2 якташыбыз Дан орденнарының тулы кавалеры булды. 

 Ватаныбыз азатлыгын саклап калган батырлар һәрчак истә. Барыбыз да ветераннар, тыл батырлары, сугыш  чоры балалары  алдында  баш  иябез, аларга чиксез рәхмәт әйтәбез. Без фронтта һәм тылда батырлык күрсәткән ветераннарга  ихтирамлы булырга бурычлы.

 Соңгы  елларда Җиңү көнен бәйрәм итү аерым мәгънәгә һәм әһәмияткә ия: бүген без илебезгә каршы мәгълүмати сугыш җәелдерелгән чорда яшибез. Дөньяда барган вакыйгалар үсеп килүче буыннарда сугышчы-геройларга, бөек халкыбызга карата хөрмәт һәм патриотизм хисен тәрбияләү бурычын куя. Хәзерге киеренке заманда җиңүчеләр буыны әманәтенә тугрылыклы булу гаять мөһим. Бүген райондашларыбыз – ветераннарның дәвамчылары  – Ватаныбызның мәнфәгатьләрен яклап, Кораллы  Көчләрдә, шулай ук махсус хәрби операциядә дә хәрби бурычын намус белән үтиләр. Аларның һәрберсе тарих безгә йөкләгән җаваплылыкның ни дәрәҗәдә зур булуын бик яхшы аңлый.

 Кадерле ветераннар! Ихлас йөрәктән Сезне Җиңүнең 78 еллыгы белән тәбрик итәм. 9 май бәйрәмендә күзләребезгә бер үк вакытта шатлык һәм кайгы яшьләре тула. Сез күргәннәрне яшь буын күрмәсен. Дөньялар тыныч булып, иминлектә балаларыгыз, оныкларыгызның кадер-хөрмәтендә яшәргә Ходай насыйп итсен. Җиңү шатлыгы һәм хәтер безнең йөрәкләрне берләштерсен. Һәркайсыгызга нык сәламәтлек, озын гомер, аяз күк йөзе телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев