Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бүгенге көнгә районда барлыгы 38 миллион сумнан артык бурычлы кешеләр бар

Аларга һөнәри бәйрәм көннәрендә дә халык арасында булырга, бурыч­лыларның капкаларын шакырга туры килә. Бәйрәмнәре якынлашкан көннәрдә без дә суд приставлары белән бергәләп банкларга түләүләре булган бурыч иясенә килдек. Капканы күп әҗәте җыелган яшь гаилә хуҗасының әнисе ачты. Пристав хезмәткәрләренең оста психолог булуы да роль уйнагандыр, ана кеше аларның килүенә артык...

Аларга һөнәри бәйрәм көннәрендә дә халык арасында булырга, бурыч­лыларның капкаларын шакырга туры килә. Бәйрәмнәре якынлашкан көннәрдә без дә суд приставлары белән бергәләп банкларга түләүләре булган бурыч иясенә килдек. Капканы күп әҗәте җыелган яшь гаилә хуҗасының әнисе ачты. Пристав хезмәткәрләренең оста психолог булуы да роль уйнагандыр, ана кеше аларның килүенә артык гаҗәпләнмәде үзе.

- Ярар, әйтермен, бурычын түләр, - диде ана кеше.

Ярый да, һәркем шулай тыныч кабул итсә һәм һәр мәсьәлә уңай хәл ителсә. Әлегә безнең фикерләү, яшәү рәвеше башкачарак шул. Вакытында түли аласыбызны уйлап бетермичә, җитеш, муллыкта яшәү максатыннан банк­лардан кредитлар алабыз. Ә тормыш башка яктан китереп суга. Син хезмәт куйган оешмалар хезмәт хакын кисә яки соңарып түли, көндәлек бәяләр артып тора, нәтиҗәдә халыкның бурычлары чүпрә кебек күперә. Ә суд приставларының төп вазифасы: салымнарны һәм башка төр түләүләрне билгеләнгән вакытка түләмәгәннәрне эзләү һәм бурычларын түләттерү. Алар арасында физик затлар да, оешмалар да бар.

- Сумнар белән исәпләгәндә иң күп түләүләр кредит буенча. Шушы көнгә барлыгы 38 миллионнан артык бурычлы кешеләр бар. Алгансың икән, банк­ларга вакытында кредитны түләүгә һәркем җаваплы карасын иде, барыбер качып котылып булмый. Аннан соң поручитель булып кул куйганчы да сак эш итәргә, уйларга кирәк. Мисалга, кредит рәсмиләштерүче акчаны алган да, банкта бурычы барлыгын "оныткан". Бүгенге көндә аның кредитын пенсионер поручителе түли, - ди район суд приставларының җитәкчесе, III класслы юстиция киңәшчесе Лилия Гайнетдинова.

Ә алар - суд чыгарган карарны үтәтүчеләр, ягъни законга таянып бурычларны эзләп алучылар. Салымнар, пенсия фондына акча күчерүгә җавапсыз караучы юридик затлар да юк түгел.

Торак-коммуналь хезмәтләргә түләү кулланучының иң четерекле мәсьәләсе бүген. Түләүләрнең даими артып торуы, хезмәт хакларының чагыштырмача түбәнлеге үзенекен итә: әлеге өлкәдә дә әҗәтлеләр арта. Агымдагы елның тугыз аенда гына да бу юнәлештә приставларга 216 материал кергән. Кайтарып аласы бурыч бер миллион сумнан артып китә. Коммуналь түләүләрдә тоткарлыклар күбрәк Шәмәрдән бистәсендә яшәүчеләрдә.

-Түләүдәге тоткарлыкларда иң беренче сәбәп итеп акча юклыкны әйтәләр, ваемсызык та юк түгел, - диләр пристав хезмәткәрләре. Ваемсызлык дигәннән, анысы аеруча алименттан качып йөрүчеләргә кагыла. Балаларына алимент түләмәүчеләр - 480 кеше, аларның 96сының эш урыны юк. Ә эш урыннары булганнарның, бурычлары хезмәт хакыннан тотып калына. Хәтта өч әти кешенең балалары белән исәпләшәсе килмәүләре үзләрен җинаять җаваплылыгына тартылуга кадәр китереп җиткергән.

Менә шундый четерекле әлеге һөнәр ияләренең хезмәте. Бер приставка ел буенча 1551 эшне тикшерү туры килә. Алай гына да түгел, аларның гомерләре дә кайчак куркыныч астында.

-Хәзерге вакытта районыбызда төзекләндерү, халыкның көнкүрешен яхшырту өлкәсендә күп эшләр башкарыла. Эшләгән хезмәтне күреп, хөрмәт итеп, табылган байлыкны югалтмыйча халык белән җитәкчеләр һәм хакимият белән бергәләп аңлашып, дәүләтебез куйган бурычны закон кысаларында башкарсак иде, - дип төгәлләде сүзен Саба районы суд приставларының җитәкчесе Лилия Нургаян кызы.

Замирә Сәмигуллина.

Нурхан Дәүләтов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев