5 ноябрь 2013 яңалыклары
-
Игътибар: Татарстанда 8 яшьлек кызны көчләгән ирне эзлиләр
Татарстанның хокук саклау органнары 2013 нче елның 11 нче сентябрендә Казанда 8 яшьлек кызны көчләгән ирне эзлиләр. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. 2013 нче елның 11 нче сентябрендә көндез билгесез ир-ат Дементьев урамындагы йортларның берсендә лифтта, 8 яшьлек кызга карата җенси характердагы эш-гамәлләр...
-
Татарстанда “ВАЗ-21130” шоферы җәяүле ир-егетне бәрдергән
Кичке 6 туларга 20 минутта М7 "Волга" федераль трассасының Яшел Үзән районындагы 788,7 чакрымында "ВАЗ-21130" автомобиле хәрәкәт иминлеген тәэмин итәрдәй тизлекне арттырган (юл йөрү кагыйдәләренең 10.1 пунктын бозган). Руль артындагы 1970 елгы ир кеше тиешсез урыннан юл аша чыгып барган җәяүле ир-егетне бәрдергән. Нәтиҗәдә, җәяүле һәлакәт урыныда җан биргән.
-
Туктарлылар "Җырлыйк әле"дә көч сынашты
Туктар авыл клубында "Җырлыйк әле" бәйгесе булды. Бәйгедә 3 кеше көч сынашты. Алар берсеннән-берсе оста уйнадылар һәм һәрберсенә төрле номинация белән 1 нче урын бирелде. Кичә күңелле узды, тамашачылар канәгать калдылар.
-
Район балалар думасының чираттагы утырышы булып узды [+фото]
1 ноябрь көнне Балалар иҗат үзәгендә Район балалар думасының чираттагы утырышы булып узды. Утырышта көн тәртибе буенча ЮХИДИ инспекторы, полиция капитаны Насибуллин Ильнур Дамир улы юлларда укучы балалар белән булган юл халәкәтләре турында сөйләде. Үз-үзеңне юлда, тарнспортта дөрес тоту кагыйдәләре белән таныштырды. Шулай ук Балалар иҗат үзәге директоры Фидан Миннехатович,...
-
Килдебәк авылында яшәүче Бибикамал Шакировага 95 яшь тулды[+фото]
Узган шимбәдә Килдебәк авылында яшәүче Бибикамал Шакировага 95 яшь тулды.
-
Райондашлар, Халык бердәмлеге һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көннәре белән чын күңелдән котлыйбыз!
Без бу көннәрдә ике тарихи бәйрәм - тамырлары белән ерак үткәннәргә барып тоташкан Россиядә Халык бердәмлеге һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көннәрен билгеләп үтәчәкбез.
-
Бүгенге көнгә районда барлыгы 38 миллион сумнан артык бурычлы кешеләр бар
Аларга һөнәри бәйрәм көннәрендә дә халык арасында булырга, бурычлыларның капкаларын шакырга туры килә. Бәйрәмнәре якынлашкан көннәрдә без дә суд приставлары белән бергәләп банкларга түләүләре булган бурыч иясенә килдек. Капканы күп әҗәте җыелган яшь гаилә хуҗасының әнисе ачты. Пристав хезмәткәрләренең оста психолог булуы да роль уйнагандыр, ана кеше аларның килүенә артык...