Игътибар: Татарстанда 8 яшьлек кызны көчләгән ирне эзлиләр
Татарстанның хокук саклау органнары 2013 нче елның 11 нче сентябрендә Казанда 8 яшьлек кызны көчләгән ирне эзлиләр. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. 2013 нче елның 11 нче сентябрендә көндез билгесез ир-ат Дементьев урамындагы йортларның берсендә лифтта, 8 яшьлек кызга карата җенси характердагы эш-гамәлләр...
Татарстанның хокук саклау органнары 2013 нче елның 11 нче сентябрендә Казанда 8 яшьлек кызны көчләгән ирне эзлиләр. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
2013 нче елның 11 нче сентябрендә көндез билгесез ир-ат Дементьев урамындагы йортларның берсендә лифтта, 8 яшьлек кызга карата җенси характердагы эш-гамәлләр кылган.
Әлеге факт буенча, Казанның Авиатөзелеш районы тикшерү бүлеге тарафыннан РФ ҖК 132 маддәсенең 4 нче часте "б" пункты буенча җинаять эше кузгатылган ("14 яшькәчә затларга карата җенси характердагы эш-гамәлләр").
Хәзерге вакытта шик астындагы ир-атны эзләү чаралары алып барыла.
Җинаятьче 35-40 яшьтәге ир-ат, буе - 175-180 см, ябык, чәчләре карасу төстә, кыска, иреннәре нечкә. Киеме: көрән куртка, ачык зәңгәр төстәге джинс чалбар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев