Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Бәллүр каләм” журналистлар конкурсында җиңүчеләр бүләкләнде

Кичә Казанның "Корстон" комплексында журналистлар һәм ММЧ арасында уздырыла торган "Бәллүр каләм"-"Хрустальное перо" конкурсы җиңүчеләрен игълан итеп бүләкләү тантанасы булды. 1998 елдан алып үткәрелеп килгән бәйгенең быелгы үзенчәлеге - "ТРда Мәдәният елы" һәм "Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы" махсус проектларын булдыруда. Быелгы конкурска 2,2 мең иҗади эш тәкъдим ителгән,...

Кичә Казанның "Корстон" комплексында журналистлар һәм ММЧ арасында уздырыла торган "Бәллүр каләм"-"Хрустальное перо" конкурсы җиңүчеләрен игълан итеп бүләкләү тантанасы булды.

1998 елдан алып үткәрелеп килгән бәйгенең быелгы үзенчәлеге - "ТРда Мәдәният елы" һәм "Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы" махсус проектларын булдыруда. Быелгы конкурска 2,2 мең иҗади эш тәкъдим ителгән, катнашучылар арасында, махсус проектлардан тыш, 11 номинациядә җиңүчеләр билгеләнгән. Шулай ук быел "Россия Федерациясендә Әдәбият елы" һәм "Татарстан Республикасында Парклар һәм скверлар елы" махсус проектларын гамәлгә ашыру хакында да игълан ителде. Әлеге проектлар буенча нәтиҗәләрне икенче елга чыгару ниятләнә.

Унсигезенче тапкыр уздырылган "Бәллүр каләм" - "Хрустальное перо" конкурсында катнашучыларга республиканың әйдәп баручы ММЧ вәкилләре − барысы 26 кешедән торган жюри бәя биргән.

Җиңүчеләргә истәлекле һәм акчалата бүләкләр, дипломнар тапшырылды. Шулай ук ТР Президентының махсус бүләге − автомобиль республиканың иң яхшы журналистына бирелде. Быел әлеге бүләккә "Республика Татарстан" газетасы баш мөхәрриренең беренче урынбасары Владимир Устиновский лаек булды. Аңа машина ачкычларын ТР Премьер-министры Илдар Халиков тапшырды.

Тантаналы чараны ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова һәм "Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов ачып җибәрде.

Римма Ратникова: "Безнең бу бәйрәмебезнең тамырлары бик тирәнгә барып тоташа. 1905 елда иң беренче "Нур" газетасы басылган, быел без татар матбугатының 110 еллыгын билеләп үтәбез һәм мин сезне бу дата белән тәбрик итәм. 1998 елда Матбугат көне билгеләнгәннән соң, без "Бәллүр каләм" конкурсын булдырдык. Шуннан алып әлеге бәйгедә 200 дән дә ким журналист катнашканы юк. Бәйгене үстерүегез өчен рәхмәт сезгә", - диде.

Айрат Зарипов: "Без бүген ММЧ арасында уздырыла торган конкурска йомгак ясыйбыз. Мин сезгә илһам гади тормыштан килүен, ирешкән уңышларда гына тукталып калмыйча, яңа үрләр яулавыгызны теләп калам. Бәйрәм белән!" - дип котлавын юллады.

Каләм ияләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләргә килгән Илдар Халиков та залдагыларга теләкләрен җиткерде. "Мин озак еллар сезнең белән бер фронтта эшлим. Эсседә дә, салкында да бергә хезмәт куярга туры килде һәм ММЧ өлкәсендә эшләүчеләрнең авыр хезмәтен беләм: алар өчен яллар да, бәйрәмнәр дә, начар яки яхшы һава торышы да юк, - диде һәм журналист ветераннарга, техника әле үсеш алмаган чорда хезмәт куючыларга аерым рәхмәт әйтте. - Үзгәртеп кору чорында да журналистларга эшләү җиңел булмады. Интернет барлыкка килгәч тә ул эш җиңеләймәде, киресенчә, җаваплылык тагын да артты. Кайбер материалларны редакцияләүгә дистәләгән минутлар гына бирелә. Сезнең профессиональлегегездән, төгәллегегездән, җәмгыятьнең бүгенге хәлен тоемлый алуыгыздан республиканың бүгенгесе хәл ителә", - диде һәм республика җитәкчелеге исеменнән журналистларны Татарстан Республикасы Матбугат көне белән тәбрик итте. Ул шулай ук журналистикада озак еллар эшләүче берничә каләм иясенә "ТРның матбугат һәм массакүләм коммуникацияләре атказанган хезмәткәре" исемен тапшырды.

Тантанада катнашкан ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров "Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы" махсус проектында җиңүчеләрне котлады. "Республикада 9 май - Җиңү көнен билгеләп үтүдә 500 меңнән артык кеше катнашты. Бу чараны уздыруда матбугат чараларның роле бик зур булды. Сезнең белән бергә башкарган бу эш 2015 елның 9 маенда гына тәмамланмасын, чөнки Җиңү темасы − ул мәңгелек", - диде. Әлеге номинациядә "Российская газета"дан Светлана Брайловская, "Казанские ведомости", "Волжская новь" (Югары Ослан) газеталары, "Ялкын" журналы, "Казань" ТРКсы коллективлары иң яхшы дип табылды.

"Татарстанда Мәдәният елы" махсус проектында "Татарстан" ДТРК филиалы, "Казан утлары" журналы җиңүгә лаек булды. Аларны ТР мәдәният министры урынбасары Светлана Персова тәбрикләде. Котлау сүзендә ул узган Мәдәният елында республикада зур вакыйгалар булуын искәртте һәм бу уңышларда ММЧ вәкилләренең дә өлеше булуын таныды.

"ТРның корпоратив һәм махсуслаштырылган матбугат чаралары" номинациясендә "Мәгариф" журналы, "Нефтяник "Альметьевнефти" газетасы җиңеп чыкты.

"Темасы җирле, осталыгы башкаланыкы" номинациясендә Яшел Үзәннең "Наш Зеленый Дол" газетасыннан Светлана Васильева, информпечать "Нократ" нәшриятыннан Гөлназ Кадыйрова, "Альметьевские вести" газетасыннан Фәрдия Хәсәнова, Апасның "Йолдыз" газетасыннан Ләйлә Шиһабиева җиңеп чыкты.

"Объектив аша караш" номинациясендә беренчелекне "Яңа гасыр" ТРКнан Андрей Кузьмин һәм "Казанские ведомости" газетасыннан Фәрит Моратов яулады.

"Ел медиа-җитәкчесе" исеменә "Мәйдан" телеканалы директоры Дамир Дәүләтшин һәм "Челнинские известия" газетасыннан Зөлфия Солтанова лаек булды.

"Медиапроект" номинациясендә җиңүчеләрне ТР Премьер-министы урынбасары - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов котлады. "Бәллүр каләм"не ул "Лениногорск" телерадиокомпаниясе һәм "Хезмәт даны" газетасы коллективларына тапшырды.

"Татарстанның шәһәр һәм район массакүләм мәгълүмат чаралары" номинациясендә, жюри әгъзалары фикере буенча, "РТВ Альметьевск" ТРКсы, Лениногорскиның "Заман сулышы" һәм Яшел Үзәннең "Зеленодольская правда" газеталары иң яхшы дип табылды.

Татарстаннан читтәге төбәкләрдә татар телле ММЧ вәкилләре өчен булдырылган "Туган тел" номинациясендә җиңүчеләрне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров тәбрикләде. Аның кулыннан журналистика конкурсы җиңүчесе исеме дипломын һәм бүләкләрне "Нижгар татарлары. Нижегородские татары" журналы журналисты Рәзилә Әхмәдуллина һәм "Можга" ТРКдан Эльвира Насыйбуллина кабул итеп алды.

ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов "Дебют" номинациясендә җиңгән "Знамя труда" газетасы журналисты Маргарита Державина, "Шәһри Казан" газетасы журналисты Алисә Сабирова, "Тәртип FM" радиосы коллективын тәбрикләде.

"Һөнәренә тугрылык" номинациясе җиңүчеләре булып ветеран журналистлар Шаһинур Мостафин һәм Александр Роот табылды.

"Танылу" ("Признание") номинациясендә Бөек Ватан сугышы мемориал-музее мөдире Михаил Черепанов "Бәллүр каләм" иясе булды.

"Журналистикада исем" номинациясендә "Новый Зай" МА журналисты Ирина Бертман, "Российская газета" журналисты Олег Корякин, "Яңа гасыр" ТРКсеннән Михаил Любимов, "Чаян" журналыннан Артем Субботкин, "Ватаным Татарстан" газетасыннан Рәшит Фәтхрахманов, "Татарстан" ДТРКсеннән Мөршидә Фатыйхова "Бәллүр каләм" алды.

Тантана Татарстанның танылган җырчылары һәм иҗат төркемнәре чыгышлары белән үрелеп барды. Алар арасында Айгөл Хәйри, Сәидә Мөхәммәтҗанова, Ильвина һәм заманыбызның башка күренекле артистлары бар иде.

"Татар-информ", Лилия Локманова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев