Борынгылар дәвасы
Беркөнне телевизордан медицинаның традицион булмаган төрләре турында сөйләделәр. Кызганыч ки, тапшыруны карап бетерә алмадым, шулай да урысча “хиджама-терапия” дип аталучы дәвалау ысулы барлыгын ишетеп калдым. Колакка ятрак булган бу сүз күңелгә кереп калды бит. Нәрсәне аңлата ул, ничек башкарыла, нинди файдасы бар икән? Шулай уйланып йөргәндә, очраклы рәвештә, танышларым Ландыш һәм Илшат Сәлаховларның нәкъ шуның белән шөгыльләнгәнен белеп алдым.
Гарәпчә “кан чыгару” дигән мәгънәдәге “хиҗәмә” (басым уртадагы “ә”гә төшә, ягъни “хиҗәәмә” рәвешендә укыла) төшенчәсе мөселман дөньясында киң таралган икән. Кан чыгаруның файдасын традицион медицина кире какмый. Даими рәвештә кан тапшырып торган кешеләрнең организмы яшәреп, сафланып калганлыгы турында “Сәламәтлек” кушымтасының бер санында без дә язган идек. Борынгылар исә бу хакта бик күптәннән белгән. Гаяз Исхакыйның “Сөннәтче бабай” әсәрен хәтерлисездер: анда авыл мулласының, сөннәтче карт янына килеп, кан алдыруы җентекләп тасвирланган. Илшат белән Ландыш берничә елдан бирле ислам дине кануннарын үтәп яшиләр, шунлыктан аларга да бу сүз яңалык булмаган. “Хиҗәмә ул – пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһи галәйһи вәссәләм сөннәте буенча дәвалау, – дип аңлатты миңа алар. – Кешедә нинди авыру икәнен белгәч, аның тәнендәге билгеле бер нокталарга банкалар куела (безгә кечкенәдән билгеле булган банкалар. Ләкин хиҗәмә банкалары пластмассадан ясалган)). 3 минутлап вакыт үткәч, аларны алып, тәндә калган эзнең эчке ягына лезвие белән кечкенә генә кисемнәр (насечка) ясала. Шуннан соң банкаларны киредән үз урыннарына куябыз. Кисемнәрдән кан саркый башлый. Шуның белән бергә организмнан вируслар, үлгән эритроцитлар, шлаклар һәм токсиннар чыга. Бераздан банканы алып, чыккан канны һәм банканы мамык белән сөртеп алабыз. Аннары кабат куябыз. Банка тулып китмәсен өчен, 2-3 тапкыр шулай эшләнә. Тәннән кан чыкмый башлагач, банканы бөтенләй алып куябыз, ә кисемнәргә микроблар кермәсен өчен, урыннарын каплыйбыз. Җәрәхәтләр 3-4 атна эчендә тулысынча төзәлеп бетә, эзе калмый”.
Сәлаховларның бу эш белән шөгыльләнә башлавына әле бер ел да тулмаган. Ландышның әнисе аяклары авыртып бик җәфалангач, дәва эзләп, хиҗәмә ясаучыга мөрәҗәгать итеп карарга уйлаганнар. Бер процедурадан соң ук, хәлен белергә дип шалтыраткач: “Тезем бөгелә башлады, бүген намазымны укый алдым”, – дип җавап биргән әнисе. Шуннан соң, кызыксынып китеп, без дә булдыра алабыз бит моны, дигән фикергә килгән яшьләр. Икәү бергә укып, хиҗәмә буенча белем алганнар. “Бу эшегез легальме соң, мәкаләдә исемнәрегезне күрсәтергә ярыймы?” – дип сорамый кала алмадым. “Аллаһ Тәгалә каршында безнең гамәлләр ачык, яшеренеп эшләмибез”, – диде Илшат моңа каршы. Яңа гына эш башлаучы буларак, клиентларны кабул итү өчен махсус урыннары юк әлегә. Бөтен эш коралларын, җиһазларын алып, чакырган җиргә үзләре баралар. Кешеләр аларны интернет аша, шулай ук бер-берсеннән ишетеп таба икән.
Дәвалауның бу ысулы бик күп сораулар тудыра, әлбәттә. Әйтик, нинди чирләрдән терелтә, һәркемгә дә ясарга ярыймы, ничә банка куярга һ.б. Мин дә бик төпченеп сораштым. Илшат менә боларны сөйләде: “Хиҗәмә ярдәмендә 60 төрле авыруны дәваларга өйрәттеләр безне. Билгеле инде, башта организмның төзелешен, һәр әгъзаның вазифасын өйрәндек. Әгәр шул 60 чир арасында булмаган авырулар белән мөрәҗәгать итсәләр, дәваларга алынмыйбыз. Банка куйгач, төрле кеше үзен төрлечә тота, чөнки кайчакта начар кан белән эчтәге җеннәр дә чыга, дип әйтәләр. Шуңа күрә һәр очракта нәрсә эшләргә кирәклеген җентекләп аңлаттылар. Банкалар артерияләргә дә, веналарга да түгел, ә капиллярлар өстенә куела. Һәм тәннең аерым бер нокталарына гына. Мөхәммәт салләллаһи галәйһи вәссәләм сөннәте буенча куела торган урыннар – алтау, башка нокталар да бар. Кайбер чирләр вакытында хиҗәмәне саклык белән генә ясарга кирәк. Мәсәлән, каны сыек (гемофилия) булган кешеләргә бер генә банка куеп, кешенең үзен ничек хис итүенә карыйбыз. Бер кешегә ничә тапкыр хиҗәмә ясарга кирәклеген аның сәламәтләнү дәрәҗәсе күрсәтә инде. Кемгәдер бер дә җитә, кемгәдер 3-4 тапкыр кирәк була. Ә процедураларның арасы – 3 атнадан алып 1 айга кадәр”.
Татар тотып карамыйча ышанмый, дигәндәй, сөйләгәнгә генә ышанып бетмичә, минем дә әлеге процедураны үз күзләрем белән күрәсем килде. Аннары күңелгә бераз курку да кереп оялады: тәнеңне лезвие белән кискәләсеннәр әле! Минем бөрешеп килгәнне күргәч, гаилә башлыгы үзе “пычак астына” ятты. Аның аркасына Ландышның ничек итеп банка куйганын, кан чыгарганын башыннан ахырына кадәр карап тордым. Шуннан соң, алай ук куркыныч нәрсә түгел икән, дип җиңел сулап куйдым. Әлбәттә, кан белән эш иткәндә, чисталыкның беренче урында булырга тиешлеге бәхәссез. Сәлаховларга бу яктан бәйләнеп булмый: бөтен эш кораллары стерильләштерелә. Банка эчендәге һаваны бетерү өчен дә янып торган мамык тыкмыйлар, махсус насос белән суыртып алалар. Тән пешәр дип куркасы юк.
...Очрашуга барганда, авырткан аякны дәвалатырмын, дип ниятләгән идем ниятләвен. Әмма өч яшьлек кызыбызга да ясыйбыз, дисәләр дә, гомеремдә беренче тапкыр күргән хиҗәмәне ясатырга йөрәк җитмәде әле.
Фото: http://www.vatantat.ru
http://www.vatantat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев