Кан басымы үзе генә төшми
Чиратым җиткәнне көтеп, терапевт кабинеты янында утырам беркөнне. Ябылып бетмәгән ишектән табиб та, ярдәм өмет итеп килгән кеше дә күренеп тора. Менә табиб авыруның кан басымын үлчәргә җыена: кулына, күлмәк өстеннән генә, манжетны кидереп куйды. Тонометр төймәсенә басты да, нәтиҗә килеп чыккан арада, авыруга сораулар бирә башлады. Тегесе җавап биреп утыра. “У-у, Сезнең артериаль басымыгыз күтәрелгән!” – дип, табиб аңа дару язып бирде.