Сабын һәм мунчаланы онытырга туры килер
Аны гадәти тире авыруы дип, кул селтәүчеләр дә бар. Әйе, ул – тире авыруы, ләкин шулкадәр газап китерә ки, мондый диагнозлы кешеләргә хәтта инвалидлык бирә башлаганнар. Сүзебез – псориаз турында.
Бу чир азып киткәндә, тәндә кабарып торган кызыл таплар барлыкка килә, алар аксыл кабырчык белән каплана һәм бик нык кычыта. Тиренең өске катламы, ак тәңкәләр рәвешендә, кубып-кубып төшә. Псориазлы хасталар, физик кыенлык кичерү өстенә, кеше арасына чыгарга да уңайсызлана, депрессия хәлендә яши. Әле җитмәсә, без дә, бу чирнең йогышлы булмавын белмичә (кайчак, белеп тә), аларга шикләнеп карыйбыз, читтәрәк булырга тырышабыз.
Кабатлап әйтик: псориаз йогышлы авыру түгел, әйләнә-тирәдәгеләргә аннан бернинди куркыныч та янамый. Ә менә хастаның үзе өчен куркынычы зур, чөнки тире генә түгел, башка әгъзалар да зарарлана. Мәсәлән, бавыр зурая, буыннар ялкынсына, матдәләр алмашы бозыла... Кеше, тора-бара, бөтенләй хезмәткә яраксызга әйләнергә мөмкин. Идел буе федераль округы дерматологлары һәм косметологларының ноябрь аенда узган зур конференциясендә псориаздан интегүчеләрне инвалид дип тану мәсьәләсе юкка гына күтәрелмәде инде. Конференциядә Татарстанның Медик-социаль экспертиза (МСЭ) баш бюросы вәкиле Элида Сабирова да катнашкан иде. “Тиренең һәм шуңа бәйле системаларның функцияләре бозылу кешене, рәсми рәвештә, инвалид дип тану өчен нигез булып тора ала”, – дип сөйләде ул.
Татарстанда 2015 елда – 44, 2016 елда – 49, 2017 елда 48 кешегә псориаз буенча инвалидлык бирелгән. Тикшерү вакытында авыру кешенең үз-үзен карый, мөстәкыйль хәрәкәтләнә һәм ниндидер эшләр башкара алу дәрәҗәсе, чирнең кискенләшү ешлыгы, көчле дарулар белән дәвалану зарурлыгы һ.б. бәяләнә. Сәламәтлегенә җитди зыян килү авыруның медицина картасындагы тәфсилле язулар белән расланырга тиеш. Чир 4 айдан артык берөзлексез дәвам итсә, яки чирләү бер календарь елы эчендә 5 айга җыелса һәм хезмәтен мөстәкыйль башкару мөмкинлеге калмаса, авыру кеше инвалидлык рәсмиләштерүгә хокуклы.
Моның өчен, дәвалаучы табибыңа мөрәҗәгать итеп, МСЭга юллама алырга кирәк. Амбулатор рәвештә яки хастаханәдә ятып дәвалану барышында чир чигенмәсә, авыруга III яисә II төркем инвалидлык бирелергә мөмкин. Ул очракта кешенең хезмәтенә зур булмаган (III төркем өчен) яки шактый ук (II төркем өчен) чикләүләр кертелә. Әйтик, ул инде азык-төлек, химия сәнәгате предприятиеләрендә эшли алмаячак. I төркем инвалидлык исә чирләүнең гаять авыр формаларында – кеше бер эш тә эшли алмыйча, үз-үзенә хезмәт күрсәтә алмаганда һәм даими тәрбиягә-карауга мохтаҗ булганда гына бирелә.
Псориаз буенча инвалидлык төркеменә ия булу хастага кыйммәтле заманча дәвалаудан түләүсез файдалану мөмкинлеге бирә. Ләкин шуңа бәйле хикмәтле хәл күзәтелә икән. РФнең атказанган табибы – Уральск фәнни-тикшеренү институтының фәнни клиник дерматология бүлеге мөдире Муза Кохан сөйләвенчә, нәтиҗәле дәваланудан соң, хасталарның тәне чистарып кала һәм чир шактый озак баш калкытмый тора. МСЭда кабат тикшеренү үтү вакыты нәкъ шул чорга туры килсә, аларны сау-сәламәт дип танып, инвалидлык төркеменнән чыгарулары да ихтимал. Ә бу инде – дәвалануны туктату һәм кешене кабаттан чир кочагына ташлау дигән сүз. Белгечләр фикеренчә, шушы мәсьәләне хәл итү зарурлыгы бик кискен тора.
Алар тагын шунысына да әһәмият бирә: псориазга каршы көрәштә табиблар гына түгел, хаста үзе дә җаваплы. Инвалидлык алгач, пациентларның тынычлап “ял итү” – табибка барудан туктау очраклары да бар икән. Ә бит табибларга даими күренеп тору, ел дәвамында хастаханәдә ятып чыгу инвалидлык алыр өчен саллы дәлил була ала.
Чир азып китмәсен өчен, нәрсә эшләргә?
1. Стресслардан сакланырга. Нерв киеренкелеге псориазга китерүче төп сәбәпләрнең берсе булып тора.
2. Сабынсыз һәм мунчаласыз юынырга, тирегә йомшак тәэсир итүче махсус гельләр кулланырга.
3. Синтетикадан баш тартып, табигый тукымалардан тегелгән кием кияргә.
4. Аллергия бирә торган ризыклар: цитруслар, шоколад, баклажан, помидор ашамаска.
5. Тәмәке һәм аракыдан тыелырга. Алар иммунитетны какшата.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев