Бүген почта хезмәткәрләре көне
Һөнәри бәйрәм котлавы
Хөрмәтле почта элемтәсе хезмәткәрләре һәм шушы өлкәдә хезмәт куйган ветераннар!
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Россия почтасы көне белән котлыйбыз! Сез басма матбугатны халыкка җиткерү, пенсия, пособиеләр тарату, түләүләр кебек мөһим һәм җаваплы эш башкарасыз. Интернет-ресурслар никадәр популяр булса да, гасырлар дәвамында почта кешеләр арасындагы күпер булды һәм шулай булып кала да. Көндәлек фидакарь хезмәтегез өчен зур рәхмәт сезгә.
Бәйрәм белән котлап нык сәламәтлек, уңышлар, иминлек, кешеләрне яхшы хәбәрләр белән генә сөендерүегезне телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев