Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Быел Татарстанда грипп белән авырган кешеләрнең берсе дә прививка ясатмаган булган

Быел Татарстанда грипптан 1 млн 186 мең 590 олы кешегә һәм 584 мең 715 балага грипптан прививка ясалган.

Быел грипп белән авырган кешеләрнең берсе дә прививка ясатмаган булган. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов хәбәр итте.

Быелгы эпидемиологик сезонда әлегә гриппның 13 очрагы ачыкланган, аның унысы – дуңгыз гриппы. Сергей Осипов гриппка каршы прививкаларның әһәмияте турында әйтте. “Прививкаларның файдасы чыннан да бар. Соңгы биш елда грипптан прививка ясатучыларның берсе дә грипп белән авырмаган. Быел грипп белән авырган 13 кеше дә прививка ясатмаган булган”, - диде.

Быел Татарстанда грипттан 1 млн 186 мең 590 олы кешегә һәм 584 мең 715 балага грипптан прививка ясалган. “Бу планның 100 процент дәрәҗәсендә”, - диде Осипов. Ул грипп йогу куркынычы зур булган төркемгә керүчеләрнең дә бу сезонда прививканы актив ясатуын билгеләп узды. “Әгәр халыкның грипптан саклануга карата фикерен үзгәртә алсак, авыруның пик ноктасы булмаска да мөмкин”, - диде.

Сергей Осипов сүзләренчә, ОРВИ ике сәгать эчендә генә килеп чыкмый. “Барлык ОРВИ, гриппларның инкубацион чоры бар – ул бер тәүлеккә кадәр дәвам итәргә мөмкин. Кешедә әле чирнең билгеләре анык сизелмәгән, бары тик кеше үзен хәлсез сизә торган чор бар. Бу вакытта да кеше вирусны тирә-якка инде бүлеп чыгара башлавын аңларга кирәк. Бу кеше белән бик якынайсаң, организмның инфекциягә бирешүе ихтимал”, - диде.

  • Яңа ел каникуллары чорында – 31 декабрьдән 6 гыйнварга кадәр ОРВИ белән авыру 10 мең кешегә 17,1 нисбәтендә булган. Бу атнада 6 мең кеше авырган. Бу вакытта грипп теркәлмәгән, ОРВИ гына булган.
  • Бәйрәмнәр узгач исә, вазгыять үзгәргән – 7-13 гыйнварда республикада ОРВИның 13 меңгә якын очрагы ачыкланган. 10 мең кешегә 34,4 тәшкил итә. Бу эпидемия бусагасыннан 17,2 процентка түбәнрәк. Шулай да бер атна эчендә авыру очраклары ике тапкыр артуны Сергей Осипов игътибардан читтә калдырмауны сорады.

Фото: архив/Султан Исхаков

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев