Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәйрәм иттек көн буе

Тукай музее, янган резина исе, татарча рок һәм “Любэ” төркеме җырлары. 30 август – Татарстан Республикасы көне һәм шәһәр көне быел әнә шулар белән истә калыр, мөгаен. Башкалада бәйрәм чаралары шулкадәр күп иде ки хәтта салют та соңга калды.

Казан Кремлендә бөтен дөньядан татарлар җыелды. Биредә тәүге тапкыр  “TAT CULT FEST” шәһәр татар мәдәнияте һәм сәнгате фестивале узды. Чара уннан артык мәйданда гөрләде. Аларның һәркайсының үз юнәлеше бар иде. Бер якта кино, әдәбият турында фикер алышсалар, икенче якта фьюжн, рок, электрон сәхнәләрдә дөньяның 20 шәһәреннән килгән килгән 30 иң яхшы татар төркеме кунакларны “кыздырды”. Махсус оештырылган күргәзмәдә исә татар стилендәге савыт-саба, өс киемнәре, бизәнү әйберләре сатып алырга мөмкин иде. Балаларга да бәйрәм күчтәнәче әзерләгәннәр. Мәсәлән, Габдулла Тукай әкиятләре буенча эшләнгән пазлны 250 сумга тәкъдим иттеләр. “Мондый фестивальне оештырырга күптән хыяллана идек. Бүгенге фестиваль безнең өчен җитди алга китеш булды. Ничә еллар буена берләшмәләр, татар дизайнерлары, музыкантлар белән эшләгәч, без кунакларыбызны заманча татар мәдәнияте белән таныштырдык. Фестивальнең киләчәге булыр дип уйлыйм, барысы да үзебездән тора”, – ди Бөтендөнья яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин. Фестивальне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та карады. Республика башлыгына җыен мәйданнарын күрсәттеләр, соңрак ул дөньякүләм танылган татар иҗатчылары белән аралашты. Австралия татары, музыкант Зөлфия Камалова Президентка мондый фестиваль оештырулары өчен рәхмәтен белдерде. “Без Казанга килүебезгә бик шат”, – диде ул.


Меңъеллык мәйданында исә узышчылар тирә-юньне “дер селкетте”. Кремль янәшәсендә “Kazan City Racing” автотамаша узды. Мотоцикл иярләүчеләр “тимер ат”ның бер тәгәрмәчендә йөреп күрсәтсә, “КАМАЗ-Мастер” командасы пилотлары йөк машинасында сигез метрлы трамплиннан сикерде. Тамашаны Президент та карады. Ул спорт йөк автомобильләренең уникаль күргәзмәсе белән танышты. Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көне уңаеннан, башкала ипподромында Татарстан Президенты Кубогына ат чабышлары узды.


Камал театры каршында 33 нче тапкыр “Уйнагыз, гармуннар” фестивале үтте. Җыенда катнашырга теләүчеләрнең саны елдан-ел арта, ди оештыручылар. “Биредә чын татар рухы хөкем сөрә. Әлеге чара оста гармунчыларыбызны барлау, аларның иҗади сәләтен үстерү өчен зур мөмкинлек бирә. Өлкән буыннардан күреп, яшьләр дә өйрәнеп үсә”, – диде әлеге бәйрәмнең алып баручысы,  Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов. “Казан” гаилә үзәге янәшәсендә узган “Мәдәниятләр мозаикасы” IV республика этноконфессияләр фестивалендә Рөстәм Миңнеханов та кунак булды. “Дөньяда 130дан артык милләт дус-тату булып яши һәм эшли. Әлеге фестиваль шуны чагылдыра. Һәр милләтнең динен, йолаларын, милли киемнәрен, җырларын, биюләрен саклау да бик мөһим”, – диде республика башлыгы.


Бәйрәмгә зур бүләк – башкалада төзекләндерүдән соң, Габдулла Тукай әдәби музее ачылды. Аны Рөстәм Миңнехановка да күрсәттеләр. Яңартылган музей белән Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә танышты. Экспозицияләр биш залда урнашкан. Биредә бөек шагыйрьнең төрле телләргә тәрҗемә ителгән китапларын, тормышы һәм иҗатына бәйле экспонатларны күрергә мөмкин. Яңа тәкъдим ителгәннәре дә бар. Мәсәлән, хәзер биредә Тукайның апасы Газизәнең камзулы саклана. Музейда шагыйрь китапларын уку өчен бөтен шартлар тудырылган. Театрга багышланган почмак та бар. Музейда робот та эшли хәтта. Бүгенге заманда моннан башка мөмкин димени? Апуш исемле робот Тукай турында сөйли әнә. Рөстәм Миңнехановның: “Хәлләрең ничек?” – дип татарча соравына гына төгәл җавап бирә алмады ул. Робот татарча “өйрәнеп” кенә килә икән. Президент бирегә укучыларны, туристларны күбрәк җәлеп итү кирәклеген әйтте. Ул музейны тышкы яктан ямьләндерү, бизәү турында уйларга кушты. Урамга чыккач, биредә алган тәэсирләр турында сөйләшеп утыру өчен, эскәмияләр куелган сквер ясарга мөмкин, дигән тәкъдим җиткерде Президент.


Башкалада исәп буенча унберенче метро станциясе дә ачылды. Хәер, Казан халкы бу вакыйганы күптән көтә инде. “Имәнлек” станциясен 9 Май бәйрәмендә ачарга вәгъдә иткәннәр иде. Тик ул кичектерелде. “Республика һәм шәһәр көнендә яңа объектлар ачу бик сөенечле. Билгеле, шәһәр уңайлы булырга тиеш, иҗтимагый киңлекләргә, ишегалларына, юлларга зур игътибар бирелә”, – диде Рөстәм Миңнеханов ачылыш тантанасында. Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Илшат Гыймаев әйтүенчә, метро станциясе төзелеше 5,2 миллиард сумга төшкән. Сөенечеле хәбәр дә җиткерделәр: финанс кыенлыклары булуга карамастан, Казан метрополитенының икенче линиясе төзелешенә бәйле эшләр башланган.  Башкалада метрога ихтыяҗ зур. Моны кич “Гаилә” үзәге янәшәсендәге зур концерттан соң, өйгә кайтырга дип метрога агылган халык үз җилкәсендә татыды. Җир астында озын-озак “бөке” хасил булган иде.


Казанда Ямашев урамындагы 74 нче йортта яшәүчеләрнең исә үз бәйрәме. Биредә яңартылган ишегалдын кулланышка тапшырдылар. Күпкатлы йортта яшәүчеләрнең шатлыгын Президент та уртаклашты. “Бүген биредә өч бәйрәм – ишегалды бәйрәме, шәһәр бәйрәме һәм Татарстан Республикасы көне. Шундый бәйрәмнәрне тормышыбызны уңайлы итүче шатлыклы вакыйгалар белән каршы алуыбыз бик күңелле. Бу матурлыкны ясаган кешеләргә зур рәхмәт – могҗиза бу!” – диде Рөстәм Миңнеханов.


Бәйрәм уңаеннан котлаулар да күп. РФ Федераль Җыены Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинны һәм барлык татарстанлыларны Республика көне белән котлады. “Татарстан Республикасы – Россиянең стратегик яктан мөһим төбәге. Биредә төрле милләт һәм конфессия вәкилләре дус-тату гомер кичерә. Татарстанда яшәүчеләрнең хезмәт сөючәнлеге, гореф-гадәтләргә сак мөнәсәбәте, туган җирне яратуы бүген икътисад һәм социаль өлкәне үстерергә, куәтле сәнәгать мөмкинлекләреннән нәтиҗәле файдаланырга мөмкинлек бирә», – диелә анда. Котлауларга Төркия Президенты Рәҗәп Эрдоган да кушыла. “Тирән тарихи һәм тугандаш элемтәләргә нигезләнгән үзара мөнәсәбәтләр бүген дә хезмәттәшлекнең төрле өлкәләре буенча үсүен дәвам итә”, – диелгән Рөстәм Миңнехановка юлланган котлау хатында.  Төркиянең тышкы эшләр министры Мәүлет Чавашоглы фикеренчә, ике республика арасындагы мөнәсәбәтләр Россия белән Төркия арасындагы хезмәттәшлекне ныгытуга хезмәт итә. Бәйрәм котлаулары Чехия Президенты, Казахстан хакиме, Америка-Россия сәүдә палатасы рәисе, ил төбәкләре җитәкчеләреннән дә килеп ирешкән, дип хәбәр итә Татарстан Президентының матбугат хезмәте.


Республика көнен Татарстан районнарында да бәйрәм иттеләр. Ничек кенә әле! Түбән Камада бәйрәм парады вакытында өч игезәк бала туга хәтта. Тамаша рәвешендә генә, әлбәттә. Шәһәрдә быел өч игезәк бала тууны әнә шулай тарихка язып калдырганнар. Ел башыннан бирле Түбән Камада 2 мең 178 сабый дөньяга аваз салган. Республика көне уңаеннан, Лаешта баланы уллыкка алучылар фестивале узган. Нурлатта исә үкчәле түфли киеп узышканнар.

Фото: http://www.vatantat.ru
http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев