Дәүләт Думасында балаларны өй шартларында укытуга күчерүне катлауландырырга җыеналар
Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон укучыларны гаилә формасына күчерү тәртибен үзгәртү инициативасы белән чыкты.
Әлеге идея белән хат мәгариф министры Сергей Кравцовка юлланган, дип яза РБК. (RT на русском)
Вольфсон соңгы вакытта балаларны өйдә укытуга күчерү очраклары саны артуын әйтә. Аның сүзләренә караганда, әлеге формага күчкән укучылар имтиханнарда түбән нәтиҗәләр күрсәтәләр. Моннан тыш, депутат өйдә белем алу «баланы тулысынча социализацияләү мөмкинлекләрен чикли» дип саный.
Вольфсон гаризаны караучы һәм баланы мәгариф учреждениесеннән читтә укырга күчерү турында Карар кабул итүче ведомствоара комиссияне расларга чакырды. Комиссиягә мәктәп, опека органнары хезмәткәрләре, балалар психологлары керәчәк.
Моннан тыш, депутат гаиләдә белем алучы балалар өчен арадаш аттестацияләр санын арттыруны кирәк дип саный. Шул ук вакытта мондый укучыларны, әгәр алар ике тапкыр рәттән аттестация узмасалар, мәктәпләргә кайтарырга тәкъдим ителә.
Фото ИИ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев