Диния нәзарәте Изге Болгар җыенында җәмәгать белән гыйбадәт кылырга чакыра
18 майда Болгарда, һәр елдагыча, мөселманнарның Изге Болгар җыены узачак. Җыен «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XVI Халыкара икътисади форумы мәдәни программасы кысаларында оештырыла (Казан, 13-18 май). Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә
Фото: dumrt.ru
Гадәт буенча Изге Болгар җыенының төп өлеше булып җәмәгать белән тәүбә кылу торачак: анда мөселманнар Аллаһы Тәгаләдән гөнаһларын кичерүен сорап ихлас дога укыйлар. Тирән эчтәлекле һәм эчкерсез көчле хисләргә күмдерүче бу чара меңләгән дин кардәшләрне берләштереп, алар арасында рухи бердәмлек мохитен тудыра.
«Тәүбә» Болгар шәһәрчегендәге Кече манара янында узачак, аны күп еллар элек башлап җибәрүче һәм оештыручы, Россия мөселманнарының Үзәк Диния Нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин алып барачак.
Чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан мөхтәсибләре һәм имамнары, «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы, Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы, шәкертләр һәм барлык теләүчеләр катнаша. Мөэминнәр Тәлгать хәзрәт белән бергә тәүбә кылачак һәм Аллаһтан ярлыкау сораячак.
Изге Болгар җыенының кульминацион чарасы Болгарның тарихи Хан мәчете җирлегендә җәмәгать белән намаз уку булачак. Намаздан соң мөселманнар дин һәм Ватан өчен гомерләрен биргән ата-бабалары рухына, шулай ук мөселман өммәте һәм Россия өчен иминлек сорап дога кылачак.
Җыенда, моннан тыш, мәдәни программа, төрле интерактив һәм тематик мәйданчыклар эше каралган.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/diniya-nazarate-izge-bolgar-yenynda-amagat-belan-gyibadat-kylyrga-cakyra-5903856
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев