Саба таңнары

Сабинский район

18+
Яңалыклар

Диния нәзарәте таныш булмаган затларга акча күчерүдән сакланырга чакыра

ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Нәзарәтнең «Зәкят» хәйрия фонды мөселманнарны таныш булмаган затларга акча күчерүдән сакланырга чакыра. Шикле җыемнарда катнашу тыелган оешмаларны финанслау һәм җинаять эшләре кузгату куркынычы белән бәйле.

 Шикле акцияләрне оештыручылар кешеләрнең ихлас хисләреннән оста файдалана. Шул рәвешле, тикшерелмәгән акцияләрдә катнашу изге ниятле кешегә проблемалар китереп чыгарырга да мөмкин, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Сак булыгыз һәм РФ Юстиция министрлыгында теркәлгән оешма һәм фондларның гына хәйрия акцияләрендә катнашыгыз. Интернет киңлегендә җыемнар турындагы мәгълүматны җентекләп тикшерегез һәм фондларның рәсми сайтларында бастырылганына гына ышаныгыз. Мисал өчен, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды мохтаҗларга Татарстанның бөтен территориясендә һәм аннан читтә акча җыю буенча акцияләр оештыра, диелә хәбәрдә.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/diniya-nazarate-tanys-bulmagan-zatlarga-akca-kucerudan-saklanyrga-cakyra-5903381

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев