Дуслык-татулык дәресләре
– Бер күтәреп чыгып мәңгегә хәл итеп куя торган мәсьәлә түгел. Даими, эзлекле шөгыльләнмәсәң, милләтара кытыршылыклар килеп чыгуы, гел уйламаган, көтмәгән җирдә конфликтлар пыскып ятуы ихтимал. Милли-мәдәни оешмаларны бер түбә астына җыеп, республикабызда яшәүче халыкларның көнкүрмешен, сулышын тоеп тору өчен оештырдык та инде без Татарстан халыклары ассамблеясын. Менә күркәм генә эшләп киләбез.
Татарстан халыклары ассамблеясының кичә башкалабызда уздырылган IV хисап-сайлау конференциясендә ассамблея советы рәисе, Татарстан парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин оешманың соңгы өч елдагы эшчәнлеген менә шулай бәяләде. Республикабызда яшәүче халыкларның милли-мәдәни оешмаларының, эшләү, яшәү, уку өчен килеп төпләнеп калган, шактый еллар яшәгән башка халык вәкилләре оештырган милли-мәдәни мөхтәриятләрнең хәленә керү, булышу – гражданлык җәмгыятен үстерүнең ышанычлы юлы да ул. “Узган ел республикабызда 278 мең мигрантның исәпкә куелуы Татарстанның җәлеп итү көче арта бару турында сөйли. Җәмгыяви-икътисадый күрсәткечләре кызыктыргыч булган төбәкләргә мигрантларның шушылай агылуы гаҗәп түгел. Без эш, яхшырак тормыш шартлары эзләп килүчеләрнең хокукларын яклау буенча эзлекле эшлибез. Милли оешма җитәкчеләрен җыеп, “түгәрәк өстәл” янында сөйләшүләр үткәрергә дип, район хакимиятләренә мөрәҗәгать итәбез. Соңгы елларда милли-мәдәни оешмаларның эшчәнлеген активлаштыру максатында Хөкүмәтебез грантларын оту мөмкинлеге артты. Быел әлеге максатка ике мәртәбә күбрәк акча биреләчәк. Ни кызганыч, кайбер милли-мәдәни оешмалар әле һаман сүлпәнлек күрсәтә. Елына 3-4 чара уздыру белән чикләнгәннәр дә бар”, – дип сөйләде үз чиратында ассамблея советының башкарма комитеты рәисе Николай Владимиров.
Узган өч елда республикабыздагы Халыклар дуслыгы йортлары өчкә артып, сигезгә җиткән. Бурят, абхаз милли-мәдәни оешмалары барлыкка килгән. Байтак кына районнарда үзбәк, таҗик мөхтәриятләренең бүлекчәләре оешкан. “Озак та үтмәс, күпчелек районнарда Халыклар дуслыгы йортлары пәйда булыр”, – дигән ышаныч белдерде бу уңайдан Н.Владимиров.
Ревизия комиссиясе хисап нотыгын тыңлаганда, юл чыгымнарына акчаның ике-өч мәртәбә артык тотылуына күпләр игътибар иткәндер. Бу җәһәттән, тарихи ватаныбыз белән элемтәләрне ныгыту турында кайгыртуыбызны да онытмасагыз иде, дип акланырга тырышты кайбер оешма вәкилләре. “Сез бу акчаны, беренче чиратта, республикабыз эчендә сәфәр йөрүләргә тотарга тиешсез. Ватаныгыз белән элемтәләрне саклау, ныгыту өчен без башка чыганаклардан акча табарбыз. Әгәр республикабыз районнарында филиалларыгыз артса, бәлкем без дәгъваларны монда яңгыратып та тормас идек”, – дип киңәш итте аларга Фәрит Мөхәммәтшин.
Казан шәһәренең күп милләтле якшәмбе мәктәбе җитәкчесе Маринэ Хухунашвили үз чыгышында укучы балаларның шәһәребездә, республикабызда уздырыла торган һәр төрле концерт-фестивальләрдә актив катнашуын әйтте. Фәрит әфәнде моңа җавап итеп: “Күп төрле чараларда катнашу белән мавыкмасагыз иде. Мәктәбегездә укыган балалар туган телләрен – чуаш, грузин, әзәри, мари, удмурт, мордва телләрен белеп, өйрәнеп чыкмый икән, эшләвегезнең мәгънәсе әллә ни зур булмас”, – дип искәртте. Маринэ ханым моңа каршы: “Без бит өстәмә белем бирү системасына карыйбыз, югарыдан килгән таләп-боерыкларга буйсынмый булдыра алмыйбыз”, – дип җавап кайтарды. “Мәгариф министрлыгы белән сөйләшербез. Сезнең төп вазифагыз – туган телләрне өйрәтү”, – дип тынычландырды аны ассамблея советы рәисе. Ассамблея советына физик әгъза буларак кабул ителгән мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов моны мыегына чолгап куйгандыр дип өметләник.
Биредә башкалабыздагы Халыклар дуслыгы йортының эшчәнлегенә аерым тукталып китсәк тә урынлы булыр. Интернет мөмкинлекләрен яхшы кулланганга, аның порталына кереп кызыксынып укып баручылар елдан-ел арта бара. Хәзерге вакытта ул 46 сайтны берләштерә. Соңгы вакытта порталга ай саен уртача 37 мең кеше керә башлаган. Узган ел анда кереп, ассамблея эшчәнлеге белән ярты миллионлап кызыксыну очрагы теркәлгән. Биредә дүртенче ел эшләп килүче, балаларга белем-мәдәният бирүче “Дуслык һәм татулык дәресләре” проекты кысасында үткәрелгән чараларда 25 мең бала катнашкан. Хәзер әлеге дуслык дәресләренең ничек үткәрелүен күрергә Мари Иле, Удмуртия республикаларыннан да киләләр башкалабызга. Казаннан күреп, әлеге дәресләрне Алабуга, Чаллы, Менделеевск, Яңа Чишмә, Нурлат, Чистай районнарында да үткәрә башлаганнар.
– Ассамблея эшчәнлеге елдан-ел киңәя барганга, башкалабыздагы Халыклар дуслыгы йорты биләгән мәйданны киңәйтү зарурлыгы туды. Бинабызда моңа мөмкинлек бар, – ди әлеге уңайдан Дуслык йорты директоры Ирек Шәрипов. Шәт моннан соң Дуслык йортындагы һәр милли-мәдәни оешманың үз бүлмәсе булыр. Милли оешмалар саны әле бит артып, ишәеп тә тора. Шуны да онытмыйк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев