Эксперт: Кешеләр машина сатып алырга йөгерде, чөнки бәяләр артачагын беләләр
2025 елның беренче өч кварталында яңа җиңел автомобильләр сатылу күрсәткече узган ел белән чагыштырганда дүрттән бер тапкырга диярлек кимегән. Ә менә сентябрь ахырында автомобиль базарында җанлану күзәтелгән. Автобазары нинди хәлдә һәм нинди факторлар аркасында сату күрсәткечләре артты?
Фото: «Татар-информ», Салават Камалетдинов
9 айда 900 меңнән артык автомобиль
2025 елның 9 аенда Россиядә 922 меңнән артык яңа җиңел автомобиль сатылган – узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 23 процентка кимрәк, диелә Европа бизнесы ассоциациясе (АЕБ) мәгълүматларында.
Шуңа да карамастан, сентябрьнең икенче яртысында утильләштерү җыемын арттыру турында актив дискуссияләр башлану сәбәпле, сатулар сизелерлек артты, бу киләсе кварталда уңай чагылыш табарга мөмкин, дип саный АЕБ автоҗитештерүчеләр комитеты рәисе Алексей Калицев.
«Өченче кварталда яңа автомобильләр сату базары чагыштырмача тотрыклылык күрсәтте. Яллар сезоны тәмамлануга карамастан, сентябрьдә сату күрсәткечләре тиз генә үсеп китмәде. Шулай да матбугатта утильләштерү җыемын арттыруга кагылышлы актив дискуссия башлангач, сентябрьнең икенче яртысында машиналар сату артты һәм бу киләсе кварталга потенциаль үсеш трендын бирде», – диде Калицев.
Аның сүзләренчә, төп ставканың беразга гына булса да кимүе, капитал таләп итүче барлык өлкәләрдә, шул исәптән автомобиль базарында активлык үсешендә чагылыш тапты. Бу алга таба да сату базарын көчәйтүне дәвам итәчәк.
«Без уртача үсеш фаразлыйбыз һәм 2025 елда 1,28 млн пассажир һәм җиңел коммерция автомобильләре сатылыр дип көтәбез. Шуңа да карамастан, әлеге сан узган елгы күрсәткечләрдән түбәнрәк булачак», – ди эксперт.
Белоруссиядә чыгучы Belgee автомобиле «топ-5»кә керде
«Автостат» аналитик агентлыгы мәгълүматларыннан күренгәнчә, Россия базарында беренче урынны Lada автомобильләре алып тора, сентябрь аенда барлык сатылган машиналарның 22%ы (яки 26,3 мең авто) аңа туры килгән.
«Топ-5»кә шулай ук өч Кытай һәм бер Белоруссия бренды эләккән. Әйтик, икенче урында Haval урнашкан, әлеге маркалы 16,6 мең машина сатылган. Өченче урында 9,7 мең автомобиль саткан Geely тора, ә дүртенче һәм бишенче урыннарны Belgee һәм Chery алган, алар 8,3 һәм 8 мең машина сатылган.
Шунысы игътибарга лаек, иң популяр брендлар арасында бары тик Белоруссиянең Belgee («БЕЛДЖИ» Белоруссия-Кытай заводында җитештерелә) автомобильләре генә узган елның сентябре белән чагыштырганда 1,3 тапкырга күбрәк сатылган. Шул ук вакытта LADA сатулары 25%ка, Haval – 15%ка кимегән, ә Geely һәм Chery автомобильләрен узган ел белән чагыштырганда 40 һәм 50%ка кимрәк сатканнар.
Модель рейтингында да үзгәреш юк диярлек - беренче бишлектәге «белорус»тан кала барлык модельләр, азрак сатылган. Шулай итеп, барысы 12 мең LADA Granta автомобилен сатып алганнар, бу 2024 елның сентябренә караганда дүрттән бер тапкырга кимрәк. Haval Jolion сатулары 36%ка кимегән – 6,1 мең данә. 6 мең LADA Vesta сатылган, бу үткән ел белән чагыштырганда 43%ка азрак, ә Geely Monjaro сатулары 18%ка кимеп, 4 мең машина тәшкил иткән. Шул ук вакытта Belgee Х50 72%ка күбрәк – 5,5 мең машина сатылган.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Чит ил машиналарына бәяләр төште
Бәяләргә килгәндә, Росстатның соңгы мәгълүматлары буенча, узган елда үзебезнең илдә җитештерелгән яңа автомобильнең уртача бәясе 8%ка арткан – 1,25 млн сумнан 1,39 млн сумга кадәр.
Ә менә чит ил машиналары белән вазгыять башкачарак - аларның уртача бәясе бер ел эчендә нибары 0,7%ка арткан, 2,42 миллионнан 2,37 миллион сумга кадәр. Шунысы игътибарга лаек, 2025 елның июненнән чит ил автоларының бәясе төшү күзәтелә, һәм узган айларда алар инде 2,5%ка арзанайган.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
«Сатулар октябрь дәвамында арта барачак»
Гомумән алганда сатулар кимүгә карамастан, сентябрь ахырында яңа автомобильләр базары үсеш күрсәтә башлады, экспертлар фикеренчә, ул октябрь буе дәвам итәчәк.
Россия Транспорт министрлыгы Федераль юл агентлыгының Иҗтимагый советы әгъзасы Игорь Моржаретто октябрьдә сатулар бу елның сентябре белән чагыштырганда өчтән бер өлешкә артачак, дип саный.
«Сатулар октябрь буе арта барачак, сентябрь белән чагыштырганда 30%ка күбрәк булыр дип көтелә, әмма ноябрьдә кимү башланачак», – дигән Моржаретто.
Моның сәбәбе итеп ул утильләштерү җыемының чираттагы артуын атады - автомобиль сатып алырга теләүчеләр моны октябрьдә эшләргә тырышачак.
Эш шунда, 2025 елның 1 ноябреннән Россиядә автомобильләргә утильләштерү җыемын исәпләүнең яңа кагыйдәләре үз көченә керә. Хәзер аны билгеләгәндә двигатель күләмен генә түгел, машинаның куәтен дә исәпкә алачаклар.
Физик затлар өчен ташламалы тариф 160 ат көченә кадәр егәрлекле автомобильләр өчен генә сакланачак – яңа машина өчен 3,4 мең сум һәм өч елдан артык йөрелгән авто өчен 5,2 мең сум. Ат көче күбрәк булган модельләр өчен җыем коммерция ставкалары буенча исәпләнә башлаячак, бу түләүләрнең кискен үсешенә китерәчәк – аерым очракларда йөзләрчә мең һәм хәтта миллион сумга кадәр.
РФ Дәүләт Думасында КПРФ фракциясе утырышында Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Антон Алиханов билгеләп үткәнчә, арттырылган утильҗыем 160 ат көченә кадәрге машиналардан алынмаячак, ә бу илдәге автомобильләрнең 80 проценттан артыгы дигән сүз.
«Бу карар вакытлы, ул кирәк. Әмма моның сөенечле хәбәр түгеллеген дә аңлыйм», - ди ведомство башлыгы.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Оптимистик фаразлар буенча 1,4 млн машина сатылачак
«За рулем» журналының баш мөхәррире Максим Кадаков сентябрь ахырында күзәтелгән ажиотаж октябрьдә һәм, бәлки, өлешчә ноябрьдә дәвам итәчәк, дип саный.
«Кешеләр машина сатып алырга йөгерде, чөнки алар бәяләрнең кыйммәтләнәчәген аңлый», - диде ул.
Автоэксперт фаразлавынча, хәзерге вакыттагы ажиотажны исәпкә алып, ел нәтиҗәләре ел уртасында көтелгәннән бераз яхшырак булачак. Әгәр июльдә 1,2 млн автомобиль сатылыр дип көтелгән булса, хәзерге фаразда 1,3 млн, ә оптимистик фаразда гомумән 1,4 млн автомобиль турында сүз бара.
Бәяләр турында сөйләсәк, яңа машиналарга бәя үсәчәк. Әмма Кадаков фаразлар ясарга ашыкмый, чөнки бәягә шактый күп фактор йогынты ясый. Шул ук вакытта эксперт әйтүенчә, бәяләр кимүне көтүнең бернинди мәгънәсе дә юк, чөнки утильләштерү җыемы үсәчәк. Бердәнбер әйбер - әгәр яңа машиналарга ихтыяҗ булмаса, бәя дә артмаячак.
Чыганак: «Татар-информ», Александр Хевронин
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/ekspert-keselar-masina-satyp-alyrga-iogerde-conki-bayalar-artacagyn-belalar-5912543
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев