Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Ел хатын-кызы» бәйгесендә җиңгән Әнисә Зариповага затлы тун киерттеләр

7 мартта Казанның С.Сәйдәшев исемендәге зур концертлар залында «Ел хатын-кызы» Республика конкурсына йомгак ясалды. Бәйрәм чарасында безнең районнан 12 кешелек делегация катнашты. Алар арасында кон­курс җиңүчеләреннән тыш, мо­би­лизацияләнгән райондаш­ла­ры­­бызның әниләре һәм тормыш ип­­тәшләре дә бар иде.

 

  Бәйрәм республикабызның танылган сәхнә йолдызлары катнашында узды. Тантаналы чарада ун номинациядә финалга үткән хатын-кызларны бүләкләделәр. Алар арасында райондашыбыз, конкурсның “Хатын-кыз – Ана” номинациясендә  республика җиңүчесе булып танылган Югары Утар балалар йорты интернаты сестра-хуҗабикәсе Әнисә Зарипова да бар. Җиңүчеләрне ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева котлады. Әнисә ханымга чәчәк бәйләмнәре һәм затлы тун бүләк иттеләр. “Бу конкурста катнашу минем өчен зур дәрәҗә. Сәхнә артында үзем кебек җиңүчеләр арасында ятим балалар алып тәрбияләгән, күп балалы, олы йөрәкле ханымнар белән аралашырга туры килде. Алар рәтендә басып тору минем өчен дулкынландыргыч та, горурлык та булды. Бу конкурска мине тәкъдим иткән, әзерләгән барлык кешегә, җи­тәкчеләргә, хезмәттәшләремә, район хатын-кызлар советына, гаи­ләмә чиксез рәхмәтлемен. Бәй­рәмдә ял итеп кайттык. Андый зур концерт залларын моңарчы күр­гәнем юк иде. Мондый хөрмәткә барлык-хатын кыз да лаек булсын”,–дип кичерешләрен уртаклашты  Әни­сә Хәмит кызы.

Җиңүчеләрне тәбрикләү икенче көнне район сәхнәсендә дәвам итте. Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан районыбызның гүзәл затлары өчен әзерләнгән бәйрәм чарасында Әнисә Зарипованы һәм конкурсның зона турында җи­ңү яулаган “Саида” җәмгыяте ди­ректоры урынбасары Әлфия Га­ләметдинованы Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миң­неханов котлады. Тәбрикләү чыгышында район җитәкчесе рәхмәт сүзләрен ул көнне барлык хатын-кызларыбыз өчен яңгыратты, һәр гаиләгә иминлек һәм бүгенге көндә ватан сагында булган ир-егетләребезнең туган ни­гезләренә исән-имин әй­ләнеп кайтуларын теләде. Бәй­рәм чарасы танылган сәхнә йолдызы Сәидә Мөхәммәтҗанова катнашында Ка­зан артистлары чыгышы белән дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев