Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эше барның салымы бар

Үзмәшгуль кешеләргә эшләргә ирек бирегез! Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үз-үзен эш белән тәэмин итүчеләрне артык тикше­рүләр белән борчымаска чакырды. Бу хакта ул республиканың Финанс министрлыгы, Салым федераль хезмәтенең һәм Федераль казначылык­ның Татарстан буенча идарәләренең уртак коллегиясендә әйтте.

Утырышта 2018 елда рес­публиканың тупланма бюд­жетының үтәлеше йомгаклары һәм киләсе елга бурычлар турында фикер алыш­тылар. Коллегиядә ил­нең беренче вице-премье­ры Антон Силуанов та катнашты. Быел Татарстанның тупланма казнасы 316,4 мил­лиард сум тәшкил итә­чәк дип фаразлана.  Финанс министрлыгы мәгълүмат­ларына караганда, ел азагына кадәр республика бюд­жетына 228,5 миллиард сум акча керергә тиеш. Салымчылар әйтүенчә, быел табышка салым 100 миллиард сумга якын тәшкил итәчәк. Моннан тыш, физик затларның кеременә салым 74 миллиард сум чамасы булыр дип көтелә. “Шулай ук агымдагы ел нәтиҗәләре буенча җиргә салым 8,1 миллиард сум дәрәҗәсендә фаразлана”, – диде Салым федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җи­тәкчесе Марат Сафиуллин.


Республиканың тупланма бюджеты чыгымнары 329 миллиард сумга җитә­чәк, диде­ләр утырышта. Быел бюджет тармагы хезмәт­кәр­ләренең хезмәт хакын арттыруга, социаль-мәдәни биналарны яңартуга, иҗти­ма­гый инфраструктураны үс­те­рүгә бәйле республика программаларын гамәлгә ашыруга өстенлек биргән­нәр. Ел нәтиҗәләре буенча, Татарстанның эчке тулай продукты һәм сәнәгать җи­тештерүчәнлеге индексы күр­сәткечләре 101 про­цент­­тан да узып киткән, тө­зелеш эшләре былтыргы дә­рәҗәдә башкарылган, вак­лап сатуда үсеш 5,6 процент тәшкил иткән. 

“Әлеге күрсәткечләр – республика предприя­тие­ләренең һәм дәүләт орган­нарының уртак тырышлы­гы нәтиҗәсе, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Республикада бурычларны бетерү юнә­лешендә дә зур эш алып барыла”. Чыгымнарга бәйле бурычларны үтәү өчен, уңай күрсәткечләрне саклап калу мөһим, дип тә искәртте республика башлыгы.


Антон Силуанов билге­ләп үткәнчә, Татарстан федераль үзәк тарафыннан куелган бурычларны уңыш­лы рәвештә тормышка ашыра. “Киләсе елга билгелән­гән бурычлар турында сөй­ләгәндә, Россия Президен­тының Май указларын үтәү мөһим, – диде ул. – Без ин­вестицияләр, яңа эш урыннары турында сөйли­без. Әлеге һәм башка бурычларны нәкъ менә тө­бәк­ләр хәл итә. Татарстан үр­нә­гендә моның ничек томышка ашырылуын күрәбез”.


Киләсе елда илнең дүрт төбәгендә, шул исәптән Татарстанда, үз-үзен эш белән тәэмин итүчеләргә салым кертелү турында да искә алдылар. Керемне рәсмиләш­терү күзәтүче органнарга бәйләнү өчен сәбәп булырга тиеш түгел, дигән фикер белдерде Президент. Моны Антон Силуанов та хуплады. Ул, үзмәш­гульләргә уңай шартлар тудырырга кирәк, диде. Тимерне кызуында сугып, Татарстанның баш салымчысыннан әлеге юнә­лештә нинди эшләр башкарылуы турында да кызыксынды.


“Халыкка бу эшнең уңай­лы һәм җиңел икәнен аңлатырга кирәк. Салым став­касы минималь дәрә­җәдә билгеләнә. Физик затларга ул керемнең 4 проценты булса, оешмалар өчен 6 процент тәшкил итә­чәк”, – диде Марат Сафиуллин. Төрле ведомстволар аларга эшләргә комачау итәргә тиеш түгел, дип тә әйтте. Мәсәлән, өйдә торт пешерүчеләрнең тәгәр­мә­ченә Роспотребнадзор вә­кил­ләре таяк тыгарга мөм­кин. “Әлеге мәсьәләне муниципаль хакимият органнарыннан башка хәл итеп булмаячак. Ярар, кеше үз­мәшгуль буларак теркәл­де, ди. Тикшерүчеләр, көн саен килеп, аның тортны ничек пешергәнен карап торачакмы? Шикаятьләр бар икән, килсеннәр, тикшерсеннәр. Ә болай кешегә ник комачау итәргә? Бу эшкә бик сак карарга кирәк”, – диде Рөс­тәм Миңнеханов. Билгеле булганча, яңа салым киләсе елның 1 гыйнварыннан га­мәлгә керәчәк. Татарстаннан тыш, Мәскәү шәһә­рендә, Калуга һәм Мәскәү өлкәсендә үз-үзен эш белән тәэмин итүчеләргә салым түли башларга туры килә­чәк. Үзмәшгульләрнең еллык кереме 2,4 миллион сумнан артмаска тиеш.

Фото: https://pixabay.com | Bru-nO

http://vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев