Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Федор Бондарчук Рөстәм Миңнехановка “КАМАЗ” заводына багышланган сериал проекты турында сөйләде

Режиссер Федор Бондарчук Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда "КАМАЗ" заводы турындагы сериал проекты турында сөйләде. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте. Федор Бондарчук хәбәр иткәнчә, яңа проектта әлеге автопредприятие белән тормышларын бәйләгән кешеләр турында, Чаллы шәһәре тарихы һәм...

Режиссер Федор Бондарчук Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда "КАМАЗ" заводы турындагы сериал проекты турында сөйләде. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Федор Бондарчук хәбәр иткәнчә, яңа проектта әлеге автопредприятие белән тормышларын бәйләгән кешеләр турында, Чаллы шәһәре тарихы һәм "КАМАЗ-мастер" командасы турында сүз барачак.

Режиссёр билгеләп узганча, хәзерге вакытта сериалга сценарий языла. Яңа проектны тормышка ашыруга популяр "Молодежка" сериалында эшләгән авторлар төркеме җәлеп ителгән. Федор Бондарчук сүзләренчә, әлеге сериаллар сәләт һәм кыюлык таләп иткән катлаулы темаларны ачуны таләп итүләре белән охшаш.

"КАМАЗ" тарихы данлыклы. Ул - кешеләр тарихы да, шәһәр, икътисади һәм сәяси кыенлыкларны җиңү тарихы да. Әлеге темага алыну өчен, сәләт кенә түгел, ә кыюлык та кирәк", - дип ассызыклады Федор Бондарчук. Ул сериалны төшерә башлау вакыты һәм сюжеты турында сөйләп тормады. Аның сүзләренчә, хәзер, беренче чиратта, "КАМАЗ" предприятиесендә һәм "КАМАЗ-мастер" командасы күнекмәләре үткәрелә торган мәйданчыкларда сериалны төшерү барышы хакында килешергә кирәк. Режиссёр Федор Бондарчук Рөстәм Миңнехановка бу мәсьәләләрдә ярдәм итүен сорап мөрәҗәгать итте.

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Р.Миңнеханов "КАМАЗ" турында сериалны төшерү идеясен уңай бәяләде һәм республика җитәкчелеге тарафыннан төшерү төркеменә бөтен кирәкле ярдәм күрсәтеләсен ышандырып куйды.

Очрашуда Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Кузьмин, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева һәм башкалар катнашты.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев