9 апрель 2015 яңалыклары
-
Рөстәм Миңнеханов дүртенче урында
Сәяси һәм икътисади коммуникацияләр агентлыгы 2015 елның март аена Россия субъектлары башлыкларының абруй рейтингын бастырды. Татарстан президенты вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов әлегә дүртенче урынны били. Беренче алты баскычта Мәскәү мэры Сергей Собянин, Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров, Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьев, Рөстәм Миңнеханов, Санкт-Петербург башлыгы Георгий Полтавченко һәм Кырым Республикасы...
-
Фатир, машина алырга отышлы вакыт
Яңа ел алыннан бәяләрнең кинәт артуы барыбыз өчен дә көтелмәгән яңалык булды. Бигрәк тә зуррак мөлкәт - машина, фатир алырга җыенган кешеләр аптырашта калды. Үзең теләгән автомобильне алу өчен еллар буе җыйган акчаны икегә тапкырларга туры килде. Торак алу өчен дә банктан кредитларны югары ставкалар белән генә бирә башладылар. Ниһаять,...
-
Владимир шәһәреннән Валерий Спиридонов башын яңа гәүдәгә утыртуга беренче кандидат булган [+фото]
Владимир шәһәреннән Валерий Спиридонов башын яңа гәүдәгә утыртуга беренче кандидат булган, дип хәбәр итә Gazeta.ru The Daily Mail га сылтама белән. 30 яшьлек Спиридонов сирәк авырудан - арка мускуллары атрофиясеннән иза чигә. Ул Италия табибы Серджо Канавероның беренче эксперименталь пациенты булачак. Табиб әйтүенчә, күпләгән дәгъвачылардан аның нәкъ менә Россия егетен...
-
Машина алсаң, текәсен алма, колак кагуың бар
Татарстан Эчке эшләр министрлыгы кисәтә - соңгы вакытта "Тойота RAV-4" автомобилен урлау очрагы ешайган. Бигрәк тә бурларны бу марка автомобильнең ак төстәгесе кызыксындыра. Министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, республикада 26 мартта һәм 2 апрельдә ике шундый машина урлау очрагы теркәлгән. Икесендә дә караклар "кодграббер" атлы махсус сканер кулланган дип фаразлана....
-
Билетлар ике сәгать эчендә сатылып беткән
Ә алар арзан түгел - 1 меңнән алып 5 мең сумга кадәр тора! Шулай да «Ак Барс» хоккей командасының җанатарлары финал уенына акча кызганмый. Соңгы тапкыр командага финал уеннарына барып җитү бәхете моннан биш ел элек елмайган иде. Исегезгә төшерәбез: «Ак Барс» быел финалда «СКА» командасы белән уйный. Беренче уен...
-
Быел Татарстан югары уку йортларына керү өчен 16,5 меңнән артык бюджет урыны каралган
Өстенлек инженер-техник юнәлешләргә биреләчәк Быел Татартанда 17,5 меңнән артык укучы мәктәп тәмамлый. Республика территориясендәге югары уку йортларына керү өчен 16,5 меңнән артык бюджет урыны, шул исәптән 104 урын дәүләтнеке булмаган вузлар өчен, каралган. Әлеге саннарны бүген ТР Министрлар Кабинетында уздырылган брифингта ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов...
-
Ел саен диярлек мәктәп теплицасында 100 кг чамасы яшелчә үстерелә
ТР Баулы районы укучылары теплицада беренче кыяр уңышын җыеп алды. Ел саен диярлек мәктәп теплицасыннан 100 кг чамасы яшелчә үстерелә. Яшь бакчачылар кыярның берьюлы өч сортын үстергән. Теплицада шулай ук укроп һәм суган кыяклары да кояшка үрелә. Мәктәп директоры Илшат Хәлиуллин үз акчасына (17 мең сум) поликарбонат сатып алган һәм...
-
Ретро-концерт [фоторепортаж]
фотолар:http://saby.tatarstan.ru
-
Кызыл китапка кергән кошны коткарганнар
Мазутлы күлгә ялгыш төшкән орлан-аккойрыкны табып алган «Түбән Кама» милли паркы хезмәткәрләре аны Алабуга шәһәре автомойкасында көчкә юганнар. Бу кош Россиянең Кызыл китабына кертелгән. Күрәсең, ул биектән мазутны коры җир дип уйлап ялгышкандыр. Орлан яраланган, нефть продуктлары белән агуланган, әмма боз өстенә шуышып чыга алган. «Бу милли парк территориясендә оя...
-
Узган 2014 елда Татарстанда 48 баланы үтергәннәр.
Соңгы еллар белән чагыштырганда бу сан өч тапкырга арткан. 19 баланы белә торып теге дөньяга "озатсалар", 27 үлем очрагы "ялгышлык" белән килеп чыккан. Узган ел 218 бала җенси көчләүгә әсир ителгән. Мондый ваемсыз хәлләр ешрак фатирларына чит ирләр китергән эчкече әниләр аркасында килеп чыккан
-
Әлмәт районында исерек машина йөртүче кеше бәрдереп үтергән
7 апрельдә кичке тугызынчы унбиш минутларда Кичүчат- Чупай юлының 4 нче чакрымында «ВАЗ-2112» автомобиле хуҗасы - 1985 елгы ир-ат Кичүчаттан Чупайга таба барганда 1987 елгы җәяүлене бәрдерә. Җәяүле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып юл кырыеннан транспорт чаралары хәрәкәт итү юнәлешендә бара торган була. Ә шофер исерек булуы өстенә юл хәрәкәте куркынычсызлыгын...
-
Кыйммәтле телефоннарны Кытайда эшләнгәннәренә алыштырган
Полиция хезмәткәрләре 35 яшьлек бер ир-атка карата «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан. Ул телефоннар сата торган кибетләргә кереп, кыйммәт торучы телефоннарны күрсәтүләрен сораган. Ә сатучы телефон өчен аксессуарлар эзләгән арада кулындагы оригиналны Кытайда җитештерелгән арзанрак телефоннарга алыштырып чыгып китә торган булган. Бу хәл Түбән Камада була. «Аккон» кибетендә ул...
-
Исерек ир-ат хатынын кыйнап үтергән
Бу хәл Биектау районында 3 апрельдә була. Бөреле совхозында 43 яшьлек ир-ат хатыны белән спиртлы эчемлекләр кулланып утырганда кинәттән талашып китә һәм кыйнап ташлый. 44 яшьлек хатын-кыз имгәнүләрдән шундук җан бирә. Шуңа охшаш хәл Яр Чаллыда да була. Шулай ук 3 апрельдә Яңа шәһәр микрорайоны хастаханәсенә баш сөяге имгәнүләре белән...
-
Сергей Иванов: "Бүген Татарстанда милли ризыклар җитми"
Хәзерге вакытта Татарстанда татар милли ризыклары җитешми. Бу тиздән республикада ресторан бизнесы аксый башлауга китерергә мөмкин. Шул хакта татар халкының олуг мәгърифәтчесе, галим-этнограф, педагог Каюм Насыйриның "Иршад әл-Әтбиха илә Истихдар әл-Әтгима"/"Наставления повару" китабын тәкъдим итүдә "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов белдерде. "Татарстанда милли ризыклар...
-
Федор Бондарчук Рөстәм Миңнехановка “КАМАЗ” заводына багышланган сериал проекты турында сөйләде
Режиссер Федор Бондарчук Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда "КАМАЗ" заводы турындагы сериал проекты турында сөйләде. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте. Федор Бондарчук хәбәр иткәнчә, яңа проектта әлеге автопредприятие белән тормышларын бәйләгән кешеләр турында, Чаллы шәһәре тарихы һәм...