Гаепләнүчегә 30 мең сум штраф һәм...
Суд залыннан
Быелның 27 июлендә 14 сәгать 20 минутта дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре Сатыш – Саба юлының 12нче километрында чит ил автомобилен туктаталар. Аның белән идарә иткән Кәримовның руль артына исерек хәлдә утыруы ачыклана. Ул ирекле рәвештә “Юпитер” алкотекторы ярдәмендә тикшерү уза. Прибор аның сулышында 1,11 мг/л концентрациясендә этил спирты барлыгын күрсәтә. Йөртүчегә карата административ хокук бозуы турында беркетмә төзелә һәм материаллар судка җибәрелә. Җәмәгать судьясы каравында үткәрелгән утырышта ул беркетмә белән килешүен, үзенең гаебен тануын белдерде. Элек тә КоАПның 12нче бүлеге буенча җаваплылыкка тартылуын яшермәде. Әлеге эш буенча җыелган дәлилләр гамәлдәге законнарны саклап алынган һәм гадел суд карары чыгару өчен әһәмияткә ия булып санала.
Кәримов КоАПның 12.8нче статьясының 1нче өлеше нигезендә гаепле дип табылды. Аңа карата 30 мең сум штраф түләтү һәм ел ярымга транспорт чарасы белән идарә итүне тыю турындагы карар чыгарылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев