Саба таңнары

Сабинский район

18+
Яңалыклар

Газ кагыйдәләрне үтәгәнне ярата

04 хезмәте

  Барыбыз да көнкүрештә газдан саксыз файдалану аркасында килеп чыккан бәхетсезлек очраклары турында  массакүләм мәгълүмат чаралары аша яхшы беләбез. Шуның аркасында йортлар җимерелә, кешеләрнең гомере өзелә, кыш уртасында гаиләләр торыр җирсез кала. Әлеге бәхетсезлеккә китергән сәбәпләр нинди генә булмасын, бер нәрсәне төгәл әйтергә мөмкин: “газ белән “Сез” дип сөйләшергә кирәк”. Бу гыйбарә әлеге ягулыкка, вак-төяк итеп санамыйча, һәрвакыт җитди карарга кирәклегенә ишарә.

 Мәгълүмат чаралары җит­кергән бәхетсезлек очракларын күздә тотып, көнкүрештә газдан хәвефсез файдалану кагыйдәләрен тагын бер искә төшерү файдалы булыр.

  Газ җиһазларыннан төп бил­геләнеше буенча файдалану зарури таләп булып кала. Әйтик, газ плитәләрен бүлмәне җылыту өчен эшләтү катгый тыела. Бу таләпне үтәмәү сөрем газы белән агулану куркынычы тудыра. Аш, ягу бүлмәләрендә газ приборлары эшләгән вакытта һава алу өчен форточкалар ачык булу мәҗбүри.

 Ягу сезонына керү сәбәпле газ мичләрен кабызыр алдыннан иң элек суыру көчен тикшерәбез, төтен-вентиляция юлларының төзеклеген, алар­ның чиста, тыгылмаган булуларын карарга кирәк. Чөнки җәй айларында кошлар оя төзергә, чүпләр һәм башка әйберләр суыру көчен киметергә яки томаларга мөмкиннәр. Төтен һәм вентиляция каналларындагы суыру көчен даими тикшереп торырга кирәк. Аларның түбәдән тышкы өлеше җитәр­лек биеклектә булмаганда, җил үзгәргән очракларда суыру көче кими яисә бөтенләй кире якка эшләргә мөмкин. 

Салкын көннәрдә төтен һәм вен­тиляция каналларының баш­­­ларын даими тикшереп то­ру аеруча мөһим. Чөнки тышкы һәм эчке температуралар аермасы аларның бозланып тыгылуына китерергә мөмкин.

Фатирның бүленешен үз бел­­­дегең белән яңача үзгәртеп кору, газ приборларын, мич го­релкаларын үз белдегең белән алыштыру, төзек булмаган автоматикадан файдалану, завод конструкциясен үзгәртү, газүткәргечләрне ре­конструкцияләү очракларына юл куелмаска тиеш. Бу таләпне үтәмәү шулай ук хәвеф-хәтәр белән бәйле.

Кайбер йорт хуҗалыклары өйдә җылылыкны саклау нияте белән вентиляция каналларын каплап яисә томалап куялар. Бу инде үз кулың белән үз тор­мышыңны бәхетсезлеккә ду­чар итү. Чөнки газ яки сөрем га­зы чыккан очракта, төзек бул­­ган вентиляция каналы аша җилләп барачак.

Көнкүреш газ җиһазларына ел саен техник хезмәт күр­сә­телүенең төп максаты – приборларның, ягу мич­лә­ре­­нең алга таба да хәвефсез эшләвен тәэмин итүгә юнәл­дерелгән профилактика һәм кисәтү.

Газ приборы эшләмәгән яки газ исе сизелгән очракта, ки­­чек­мәстән кранны ябарга, бүлмәне җилләтергә һәм куркыныч янамый торган урынга чыгып "Сабагаз" идарәсенен ава­рия-диспетчерлык хез­мә­те­­нә 2-32-04 номерына шал­ты­­ратуыгыз сорала.

Кулланучыларга өстәмә тәкъ­дим: газ хуҗалыгы белгеч­лә­ре белән киңәшләшеп, махсус оешмаларга мөрәҗагать итеп үз хуҗалыкларында табигый газ, сөрем газын бил­геләүче һәм сигнал ярдә­мендә ки­сәтүче приборны урнаш­ты­­­­ру­­­­­­ны планлаштырсак бик урын­­лы булыр иде.

Җыеп әйткәндә, табигый газ­­дан файдалануның элемен­тар кагыйдәләрен төгәл үтәү һәр­бер йортта, шулай ук сезнең күр­шеләрегез өчен дә иминлек гаранты булып тора.

Азат Манихов,

техник кабинет мөдире

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев