14 ноябрь 2025 яңалыклары
-
Татарстан Тукай муниципаль районында мәктәп укучысы мошенникларга гаилә акчасын күчергән
Тукай районында укучы кыз телефон мошенникларының корбаны булган һәм аларга 350 мең сум күчергән – бу аның гаиләсенең акчасы булган. Татарстан Тукай районы прокуратурасы шул хакта хәбәр итә.
-
Сабаның сәләтле балалар мәктәбендә татарча диктант язу акциясендә 200дән артык кеше катнашкан
Акция әдәби татар телен өйрәнү, татар теленә кызыксынуны арттыруга, татар тел белгече һәм укытучысы профессияләрен популярлаштыруга юнәлтелгән.
-
Газ кагыйдәләрне үтәгәнне ярата
04 хезмәте
-
Татарстан Республикасы ИТ-белгечләрне әзерләү экосистемасын төзүдә иң яхшысы булды
14 нче ноябрьдә Мәскәүдә «Цифрлы чишелешләр» форумында, Татарстан Республикасының Цифрлы үсеш министрлыгы «Регионнарның цифрлы трансформациясе: казанышлар һәм чакырулар» пленар утырышында «Иң яхшы ИТ-белгечләрне әзерләү экосистемасы» номинациясендә бүләк алды.
-
Продуктлылыклары кимүдә сыерларның гаебе юк
Октябрьдә районда 400 миллион сумлык сөт сатылган
-
Бүген якташыбыз Шамил Бариевның тууына - 75 ел
Татарстанның атказанган артисты, Муса Җәлил премиясе лауреаты Шамил Бариев тумышы белән районыбызның Олы Арташ авылыннан.
-
Казан аэропортында рейслар тоткарланганнан соң прокуратура тикшерүләр башлады
Идел буе транспорт прокуратурасы Казан һәм Уфа аэропортларында дроннар аркасында рейслар тоткарланганнан соң тикшерү башлады. Бу хакта ведомство матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
-
Шәмәрдән мәдәният йортында мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Нәрсә ул игелек?» дигән чара үтте
13 ноябрь - Халыкара игелек көне
-
Казанда кондитер кибете хуҗасы клиентны агулаган өчен 77 мең сум штраф түләячәк
Казанның Киров район суды «Eclair» кондитер кибетендә булганнан соң сальмонеллез белән хастаханәгә озатылган клиентның дәгъвасын канәгатьләндерде.
-
Татарстан увеличивает экспорт зерна: новая партия пшеницы направлена во Вьетнам
В Зеленодольском районе с территории элеваторного комплекса «Свияжск-Зернопродукт» (Свияжский ММЛЦ) под контролем филиала ФГБУ «ЦОК АПК» в Республике Татарстан отгружена партия продовольственной пшеницы весом 3,95 тыс. т, предназначенной для экспорта во Вьетнам.
-
Сабада «Конструктив диалог» дип аталган масштаблы проект узды
Проект республика мәктәпләре укучылары арасында экстремизм һәм террорчылык идеологиясен профилактикалауга юнәлтелгән.
-
Бүген Сабада нинди һава торышы көтелә?
Халык сынамышы: 14 ноябрь көнне кар төшсә, язын су күп булыр. Боз катса, язга кадәр суыклар сакланыр. Бу көнне пычрак аякка иярә икән, димәк, декабрьгә кадәр суыклар булмас.