Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Сабаның сәләтле балалар мәктәбендә татарча диктант язу акциясендә 200дән артык кеше катнашкан

Акция әдәби татар телен өйрәнү, татар теленә кызыксынуны арттыруга, татар тел белгече һәм укытучысы профессияләрен популярлаштыруга юнәлтелгән.

  Диктант язуда  245 кеше катнашты, шуларның 123  онлайн форматта язды. Диктант язу 4 аудиториядә барды. Иң өлкән катнашучылар: 7а нчы сыйныфы укучысы Сафин Исламның әбисе - 72 яшьлек Гөлфирә  Исмәгыйлова  һәм Илсинә Габдрахманованың әбисе -Рәмзия Галимова (71 яшь), 9 нчы сыйныф укучысы Галимҗанов Камилнең әбисе - Раилә  Хуҗина (70 яшь).   Иң яшь катнашучылар- мәктәпнең 7 нче сыйныф укучылары да диктант язуда зур активлык күрсәттеләр.

    Әлеге акциядә катнашкан кунакларга, әти-әниләргә, әби-бабайларга, укытучыларга, укучыларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Туган телебездә аралашыйк, аны саклыйк, яклыйк, киләчәк буынга тапшырыйк.

дип мөрәҗәгать итте соңыннан мәктәп дирекциясе барлык катнашучыларга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев