Продуктлылыклары кимүдә сыерларның гаебе юк
Октябрьдә районда 400 миллион сумлык сөт сатылган
Агымдагы атнада район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин аграр тармак җитәкчеләре белән терлекчелек тармагында 10 айлык эш нәтиҗәләренә багышланган киңәшмә үткәрде.
“Кышлату чорына күчтек. Ел дәвамында ничек эшләдек һәм нинди күрсәткечләр белән тәмамлыйбыз – бүгеннән күзаллап була. Бурыч шул: мөмкин кадәр күбрәк акча кереме булдыру. Ит бәяләре чагыштырмача бер дәрәҗәдә тора. Хәзергә арту мөмкинлеге күренми. Сөт бәяләре аерым сатып алучыларныкы төште дә, кайда – 2, кайда 1 сумга кадәр. Кайбер комбинатларда шул дәрәҗәдә калды. Ә авыл хуҗалыгына сатып алына торган ресурсларның бәяләре артты. Ашлык бәяләре узган елга карата түбәнрәк булды. Шуңа күрә бердәнбер акча кереме тармагы ул – терлекчелек. Бер хуҗалыкка да аерым шартлар юк. Җитәкче-белгечләр хезмәтне ничек оештыра – барысы да шуннан тора. Моны хәзер эш күрсәткечләрендә анализлап китәрбез”, – диде ул һәм сүзне идарәнең җитештерү бүлеге консультанты Илшат Нурмиевка бирде.
Экранга чыгарылган таблицалардан күренгәнчә, 1 ноябрьгә 1032377 центнер сөт (узган елның шушы чорына карата үсеш – 104%), 45013 центнер терлек (105%), 87030 (102%) центнер дуңгыз ите җитештерелгән. Район буенча сыерларның уртача продуктлылыгы 25,8 килограмм, мөгезле эре терлекләрнең тәүлеклек үсеше 920 грамм булган. Шул ук вакытта 21 хуҗалыкның 17се сөт савып алуда, 9ы малларны симертүдә әлеге уртача күрсәткечләрдән чигенеп эшләгән.
“Хәзерге шартларда бер сыерга 16-18 -19 литр сөт саву – бик түбән күрсәткеч. Продукциянең үзкыйммәте артып барганда, сөт бәяләре бер урында торганда мондый продуктлылык хуҗалыклар икътисадына уңай йогынты ясый алмый. Баш саннарына килгәндә, без һәр 100 гектарга мал исәбе буенча республикада алдынгы урында торабыз. Күп хуҗалыкларда быел да бу яктан уңай тенденция күзәтелә. Районда быел да 12300дән артык бозау алынды. Шул вакытта хуҗалыкларга сан гына түгел, сыйфат күрсәткечләренә күчәргә кирәк. Чөнки таналарны каплатуда проблемалар кала. Бозаулар – безнең булачак сөт, хуҗалыклар икътисадының нигезе”,– диде Илшат Нурмиев.
Киңәшмәдә гамәлдән чыгарылган сыерлар темасы җитди мәсьәлә буларак күтәрелде. Аларның иткә җибәрелүенең бер сәбәбе – түбән продуктлылык. Ә сөт бирүчәнлекнең азаюы күбрәк субъектив факторларга бәйле. ”Безнең сыерлар аз продуктлы түгел. Алар нәселдәнлек буенча кимендә елына 15-16 мең литр сөт бирергә сәләтле. Продукциянең кимүенә сыерларны гаепләмик, сәбәпләрен үзебездән эзлик. Кайбер хуҗалыкларның торакларына керсәң, чәчләр үрә торырлык. Беренче чиратта малның асты коры булырга тиеш. Иң авыр заманда да крестьян сыерын салкын вакытта өенә керткән, бозауны туңдырмаган. Торакларда тиешле шартлар тудыру шушы киңәшмәдә катнашучы кешеләрдән тора. Бу мәсьәләгә игътибар җитми икән, мал авырый башлый, мастит, тояк чире һәм башка проблемалар килеп чыга. Билгеле, сыерның сөте кимеми нишләсен, кысыр да кала. Болар барысы да бер-берсенә бәйләнгән. Хезмәтне һәр сыер буенча бөтен коллектив – ферма мөдире, андагы ветврач, җитәкче катнашында вәзгыятьнең нилектән килеп чыкканлыгын, нәрсәнең эшләп бетерелмәгәнлеген көндәлек анализлап оештырырга кирәк”,– диде идарә башлыгы һәм 10 айда бозау алу күрсәткечләрен яхшырту зарурлыгына басым ясады. Аларның саны кимендә 85тән аз булмаска тиеш.
Соңыннан “Юлбат” авыл хуҗалыгы предприятиесе белгечләренә сүз бирелде.
Тулырак «Саба таңнары» газетасыннан укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев