Казанда кондитер кибете хуҗасы клиентны агулаган өчен 77 мең сум штраф түләячәк
Казанның Киров район суды «Eclair» кондитер кибетендә булганнан соң сальмонеллез белән хастаханәгә озатылган клиентның дәгъвасын канәгатьләндерде.
Шәхси эшмәкәрдән мораль зыян компенсациясен, сыйфатсыз продукция бәясен һәм югалган хезмәт хакын да кертеп, 77 мең сумнан артык акча алынды.(kazan.kp.ru)
Санитар-эпидемиологик тикшерү ачыклаганча, Кремль урамындагы кондитер бүлмәсендә тупас хокук бозулар булган: чимал куркынычсызлыгы турында документлар булмаган, әзер ризыклар катырылып кабат кулланылган, хезмәткәрләрнең медицина кенәгәләре булмаган. Ун юынгычның җидесендә эчәк таякчыгы группасы бактерияләре, ә пашот йомыркасы өчен соуста һәм аз тозлы сөләйман балыгында сальмонелла табылган.
Эшмәкәр санитария нормаларын бозган өчен административ җаваплылыкка тартылган инде. Суд карары әлегә законлы көченә кермәгән.
Лилиана ГАРИФУЛЛИНА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев