Саба таңнары

Сабинский район

18+
Яңалыклар

Казан аэропортында рейслар тоткарланганнан соң прокуратура тикшерүләр башлады

Идел буе транспорт прокуратурасы Казан һәм Уфа аэропортларында дроннар аркасында рейслар тоткарланганнан соң тикшерү башлады. Бу хакта ведомство матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Идел буе транспорт прокуратурасы Казан һәм Уфа аэропортларында дроннар аркасында рейслар тоткарланганнан соң тикшерү башлады. Бу хакта ведомство матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр, дип яза  «Вечерняя Казань» сайты.  

Кагыйдәләр нигезендә пассажирларның рейс тоткарланганда хезмәт күрсәтүләргә хокукларын яклау буенча күзәтчелек чаралары Татарстан һәм Уфа транспорт прокуратуралары тарафыннан үткәрелә. Аэропортларда пассажирлар өчен мобиль кабул итү бүлмәләре оештырылган.

Пассажирлар шулай ук Идел буе транспорт прокуратурасының дежур прокурорына +7 (910) 796-59-45 номеры буенча мөрәҗәгать итә алалар.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Казан һәм Түбән Кама аэропортларында һава судноларын кабул итү һәм чыгаруга чикләүләрне бетергәннәр. Алар иртәнге 3тән эшли башлады.

Казан аэропорты авиакомпанияләр белән берлектә тоткарланган рейсларда пассажирларның уңайлылыгын тәэмин итү, шулай ук очышларның тәүлеклек планын торгызу өчен барлык кирәкле чараларны күрә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев