Хуҗалыкларда ит-сөт җитештерү күрсәткечләре уңай бәяләнә [+фото]
Хуҗалыкларда хисап җыелышлары дәвам итә. Бу көннәрдә "Нырты" авыл хуҗалыгы предприятиесендә һәм аның Арташ бүлекчәсе, "Саба" җәмгыятенең "Сатыш" филиалында һәм аның Кибәче бүлекчәсе, "Мичән" филиалы, аның Тимершык бүлекчәсе һәм "Курсабаш", "Олыяз", "Көек", "Мөхәммәтшин" хуҗалыгында үтте. Хуҗалыкка төп керем көндәлек терлекчелектән кергәнлектән, ел дәвамында кайсы хуҗалыкта күпме сөт җитештерелүенә күз салыйк....
Хуҗалыкларда хисап җыелышлары дәвам итә. Бу көннәрдә "Нырты" авыл хуҗалыгы предприятиесендә һәм аның Арташ бүлекчәсе, "Саба" җәмгыятенең "Сатыш" филиалында һәм аның Кибәче бүлекчәсе, "Мичән" филиалы, аның Тимершык бүлекчәсе һәм "Курсабаш", "Олыяз", "Көек", "Мөхәммәтшин" хуҗалыгында үтте. Хуҗалыкка төп керем көндәлек терлекчелектән кергәнлектән, ел дәвамында кайсы хуҗалыкта күпме сөт җитештерелүенә күз салыйк.
"Нырты" авыл хуҗалыгы предприятиесендә 29500 центнер (үсеш 111%), "Мичән"дә 58044 (100,5 %), "Сатыш"та 75770 центнер (үсеш 103%), "Курсабаш"та 21249 центнер (үсеш 110%), "Мөхәммәтшин"да 33756 центнер (143%), "Олыяз"да 17324 центнер (105%) сөт җитештерелгән.
Ит җитештерү "Нырты"да - 2100 центнер (96%), "Курсабаш"та - 1808 (үсеш 105%), "Мичән"дә - 4364 (үсеш 109%), "Сатыш"та - 6666 центнер (үсеш 98%), "Мөхәммәтшин"да - 1927 центнер (102%), "Олыяз"да - 1555 центнер (112 %).
Хуҗалыкта төп акча кереме терлекчелектән. Мисалга, "Сатыш" филиалында барлык керемнең 88 проценты, "Мичән" филиалында - 77 проценты, "Мөхәммәтшин"да - 97 проценты, "Олыяз"да - 95 проценты терлекчелектә җитештерелгән.
- Акча керемнәре шактый алынса да, чыгымнары да күп. Табыш өлеше канәгатьләнерлек күп түгел. Әле ул хөкүмәт тарафыннан бирелгән субсидияләр исәбенә килеп чыга. Без хәзерге шартларда бар эшне дә төгәл, дөрес итеп оештырып бетерә алмыйбыз, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин.
Хуҗалык белгечләренең чыгышларыннан аңлашылганча, ит-сөт җитештерү күрсәткечләре уңай бәяләнә. Шулай да хуҗалыкларда яшь терлекләр үлеме борчый. Азмы-күпме бу һәр хуҗалыкта да күзәтелә.
- Бозауларны тана итеп саткан очракта гына да хуҗалыкка күпме акча кертә алган булыр идек, - дип алынмый калган керемнәрен саный хуҗалык җитәкчеләре. Моңа, беренче чиратта терлекчелек торакларында белгечләрнең, терлекчеләрнең эшне тиешле дәрәҗәдә үтәмәве сәбәпче.
"Нырты" һәм "Арташ" хуҗалыкларының бергә кушылып эшли башлауларына дүрт ел вакыт узды. Шушы чорда ирешелгән уңышлар белән беррәттән, җитешсезлекләр дә байтак. Әлеге хуҗалыкка "Саба" җәмгыятенең Сатыш һәм Мичән филиаллары үрнәк итеп күрсәтелде. "Нырты" һәм "Курсабаш" хуҗалыкларында аеруча игенчелек буенча кимчелекләр күзәтелә. Кыр эшләрендә технологиянең төгәл үтәлмәве, башкарылмаган эшләр нәтиҗәдә хуҗалыкка зыянга әйләнеп кайта. Тотылган чәчүлек орлык, минераль ашламалар, ягулык-майлау материалларын исәпләгәндә күпме зыянга эшләвен күзаллау кыен түгел. Өстәвенә ашлама, ягулык-майлау материалларына, запас частьларга бәяләр артып тора.
Дәвамын газетабызда укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев