Саба таңнары

Сабинский район

18+
Яңалыклар

Игезәкләрнең ата-аналары һәр балага аерым пособие рәсмиләштерә ала

Ике һәм аннан да күбрәк баласы туган гаиләләр бала карау буенча пособиене һәр сабый өчен аерым алырга мөмкин.

 Моның өчен һәр балага гариза рәсмиләштерергә кирәк, дип хәбәр ителә Россия Социаль фонды документларында. Бу хакта РИА Новости яза.

Шул ук вакытта 1,5 яшькә кадәрге ике һәм аннан да күбрәк бала караган өчен пособие суммасы бергә кушыла, әмма түләү рәсмиләштерелгән әти яки әни кешенең уртача хезмәт хакының 100 процентыннан арта алмый.

Билгеләп үтелгәнчә, сабыйларны карау буенча ялны ата-аналар яки башка туганнары рәсмиләштерә ала. Мәсәлән, әни кеше бер баланы, ә әти кеше – икенчесен карый ала, шул ук вакытта икесе дә тиешле отпуск рәсмиләштерә һәм пособие ала ала.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/igezaklarnen-ata-analary-har-balaga-aerym-posobie-rasmilastera-ala-5913164

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев