Игътибар, якын арада һава торышының бозылуы ихтимал
Яңалыклар

Игътибар, якын арада һава торышының бозылуы ихтимал

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шундый кисәтү белән чыкты.

Бүген, 17 июньдә 17:00 сәгатьтән - 18 июньнең 18:00 сәгатенә кадәрге аралыкта республикада һава торышының көйсезләнү ихтималы бар. Синоптиклар фаразлавынча, 17 июнь кичендә, төнлә һәм иртәгә көндез Татарстанда яшен булырга мөмкин. Яшен вакытында көньяктан искән җил секундына 15-20 метрга җитеп көчәергә мөмкин.
18 июнь иртәсендә һәм көндез көчле яңгыр явуы көтелә.

Нет комментариев