Июль уртасында Татарстанда салкынча һава торышы фаразлана
Татарстанда 11 июльдән 20 июльгә кадәр уртача һава температурасы климат нормасыннан 2 градуска түбәнрәк булыр дип көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Фото: «Татар-информ», Солтан Исхаков
Синоптиклар белешмәләренә караганда, бу чорда республикада уртача һава температурасы нормадан түбән булачак, ул Татарстан өчен +20,2 градуска, ә Казан өчен +21 градуска тигез.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, 12 июльдә көндез һәм кичен Татарстанда, шул исәптән Казанда, көчле яңгырлар, яшен, көчле җил һәм урыны белән боз явуы фаразлана.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/iyul-urtasynda-tatarstanda-salkynca-hava-torysy-farazlana-5926261
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев