Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ике айда «КАМАЗ» Россия базарының яртысыннан артыгын биләгән

"КАМАЗ" ААҖ агымдагы елның ике кышкы аенда автомобильләр сатуга нәтиҗә ясады. "КАМАЗ" ААҖ маркетинг департаменты мәгълүматларына караганда, ике ай нәтиҗәләре буенча Россия базарында 14-40 тонналы тулы массалы 4500 берәмлек йөк автомобиле сатылган, бу, узган елның шул айлары белән чагыштырганда, 48 процентка түбән. Россия базарында компанияләр өлеше 52 процент тәшкил иткән....

"КАМАЗ" ААҖ агымдагы елның ике кышкы аенда автомобильләр сатуга нәтиҗә ясады.
"КАМАЗ" ААҖ маркетинг департаменты мәгълүматларына караганда, ике ай нәтиҗәләре буенча Россия базарында 14-40 тонналы тулы массалы 4500 берәмлек йөк автомобиле сатылган, бу, узган елның шул айлары белән чагыштырганда, 48 процентка түбән. Россия базарында компанияләр өлеше 52 процент тәшкил иткән.

Компаниянең матбугат хезмәте белдергәнчә, сату күләме төшү, беренче чиратта, икътисад өлкәсендәге кыенлыклар белән бәйле. Шулай ук инфляция үсеше, рубль төшүе дә йогынты ясады.

Моннан тыш, узган ел ахырында Россия банкы ставкалары артты, шул ук вакытта Россия компанияләренең халыкара финанс ресурслардан куллануы чикләнгән. Шул сәбәпле, кредит һәм лизинг алу мөмкинлеге төште. Элеккеге һәм яңа эре инфраструктура проектлары булмау да сатуның кимүенә китерде, чөнки ул вакытта автотехника күпләп сатып алына.

Маркетологлар фаразларына караганда, 2015 елда базарда 14-40 тонналы йөк автомобильләре 51 мең данә тәшкил итәчәк.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X