Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җиңүнең 75 еллыгына Татарстанның барлык хәрби каберлекләрен тәртипкә китерәчәкләр

«Бердәм Россия»нең Үзәк Башкарма комитетында «Безнең Җиңү» оештыру комитетының беренче утырышы узды.

Татарстанда Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек барышында барлык хәрби каберлекләрне тәртипкә китерәчәкләр. Моннан тыш, һәр фронтовикка «Бердәм Россия» партиясе активистлары арасыннан куратор беркетәчәкләр. Бу хакта «Бердәм Россия»нең Татарстан бүлеге секретаре урынбасары Римма Ратникова хәбәр итте.

«Барлык истәлекле урыннар, обелисклар, Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә куелган һәйкәлләр, мемориаль такталар тулы тәртипкә китереләчәк. Татарстан территориясендә сугыш хәрәкәтләре булмады, әмма сугыш калдырган эзләр аз түгел», – диде Римма Ратникова.

  • РФ Президенты Владимир Путин 2020 елда Россиядә Хәтер һәм Дан елын үткәрү турындагы указга кул куйды. Анда Ватан геройлары истәлеген мәңгеләштерүгә юнәлдерелгән чаралар узачак.

Фото: архив/Рамиль Гали

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев