Исерек йөртүче гаебен таныды
Суд залыннан
Агымдагы елның 15 маенда иртәнге 6 сәгать 30 минутта Казан-Шәмәрдән юлының 93 километрында юл-патруль хезмәте инспекторлары чит ил автомобилен туктаталар. Руль артында 1968 елгы, тумышы белән Норильск шәһәреннән, хәзер Кукмара районында яшәүче Расих Хаҗиев булып чыга. Алкотектор ул сулыш чыгарган һавада 0,491 миллиграм/литр микъдарында абсолют этил спирты барлыгын күрсәтә. Исерек йөртүче үзенең гаебен тулысынча таный һәм беркетмәгә моны раслап имзасын сала. Билгеле инде, автомобиль белән идарә итүдән читләштерелә. Расих Хаҗиев аңарчы да юл хәрәкәте кагыйдәсен санга сукмаганы өчен административ җаваплылыкка тартылган. Җәмәгать судьясы аны РФ КоАПның 12.8нче маддәсенең 1нче өлеше буенча гаепле дип таба. Расих Хаҗиевка карата 45 мең сум күләмендә штраф түләтү һәм ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү турында карар чыгарды. Карар үз көченә керде.
Юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе белән берлектә әзерләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев