Балтач районының Яңгул авылында яшәүче, кемнәрдер "халык синоптигы" дип йөртүче Әмир абый Шәрәфиев турында республикада белмәгән, ишетмәгән кеше калмагандыр инде. Без дә яздык, башкалар да язды. Барлык мәгълүмат чаралары да бик үз итә аны. Бердән, үзе бик ачык, күңелле әңгәмәдәш, кайчан гына шалтыратсаң да, һава торышы турында сәгатьләр буе сөйләрлек...
Балтач районының Яңгул авылында яшәүче, кемнәрдер "халык синоптигы" дип йөртүче Әмир абый Шәрәфиев турында республикада белмәгән, ишетмәгән кеше калмагандыр инде. Без дә яздык, башкалар да язды. Барлык мәгълүмат чаралары да бик үз итә аны. Бердән, үзе бик ачык, күңелле әңгәмәдәш, кайчан гына шалтыратсаң да, һава торышы турында сәгатьләр буе сөйләрлек мәгълүматы, фаразлары, күзәтүләре бар.
Икенчедән, ул кызыксынган тема бөтен кешегә дә уртак. Көн дәвамында, сүз югыннан сүз булсын дип тә, ничә мәртәбәләр шул һава торышына барып "бәйләнәбез" ләбаса.
Анысы да бит аның соңгы елларда бигрәк көйсезләнде: ни синоптикларның, ни сынамышларның, ни күрәзәчеләрнең фикеренә колак салмый. Нишлисе килсә, шуны эшли. Шагыйрә Эльмира Шәрифуллина әйткәндәй: "Ә Табигать гадел! Юк кодасы, кодагые, килен-кияве". Үз кануннары белән, беркемнең әмеренә дә, теләгенә дә буйсынмый яши бирә. Әле еш кына алдан кычкырган күкенең башы тишелә дигәнне кат-кат искә төшереп, өч көн алдан юраганнарыбызны да юкка чыгара.Быел да әнә, мартка карап, яз иртә килә дип, итәк-җиңнәрне кыстырган идек тә, елдагыдан унбиш көнгә үк соңга калды...
- Әмир абый, Сез язның шулай киләсен фаразлаган идегезме?
- Иң элек шунысын әйтим әле.Кайчакта миңа: "Менә син шулай дигән идең, туры килмәде бит", - дип әйтүчеләр бар. Мин бит галим дә түгел, кулымда бернинди көчле приборларым, аппаратураларым да юк. Фәкать 1978 елдан бирле бер көн дә калдырмый язып барган һава торышы көндәлекләремә карап һәм кырык еллап география укытучысы булып эшләү практикасыннан чыгып, ниндидер анализлар, фаразлар гына ясыйм. Кабатлап әйтәм: фаразлар гына. Фараз икән, димәк, ул тулысынча шулай була дигән сүз түгел, анда үзгәреш-тайпылышлар да - гадәти хәл.
Язга килгәндә, дөрестән дә, мин инде февраль, март, апрельдә була торган өч буранның булмавыннан чыгып, яз соңга калачак, дигән идем. Ул ике атнага соңга калды. Март ае, хәтерләсәгез, бик җылы булды. Гадәттә 7 февральдән 7 мартларга кадәр хут суыгы була иде, быел ул да булмады. Бу 7 февральдән безгә Себер антициклоны үтеп керүгә бәйле. Сентябрь мартка карап килде. Март җылы булса, сентябрь коры, суык була. Христиан динендәгеләр дә Пасха, Яфрак бәйрәмендә көн ямьсез булгач, җәй шулай булачак, дигәннәр иде.- Быелгы яңгырлы, салкын җәй авылда яшәүчеләрне хафага салды: печәнсез, балсыз калабыз икән дип куркучылар булды. Сезгә мөрәҗәгать итүчеләр артмадымы?- Чыннан да, безнең як җитәкчеләре, гади авыл халкы да күп шалтыратты. Мин аларның һәркайсына: "Курыкмагыз, печән дә, ашлык та мул булачак, җыеп алырга көннәре дә булачак, дидем. Күзәтүләрем июнь ае салкын, яңгырлы булса да, июль башында гына яңгырлы булачак, көн әйбәтләнәчәк дип күрсәтә иде. Шулай булды бит.
- Сентябрь үтеп бара инде, әле кыраулар да төшмәде, яфраклар да саргаймый. Бу да шул язның ике атнага соңга калуына бәйлеме?
- Нәкъ шулай. Җәй ике атна сентябрьгә керде, көз декабрьгә керәчәк. Кырауга килгәндә, ул бер тапкыр туфракта шактый көчле булып төште инде.
- Чәчәкләр үлмәде бит.
- Әйе, чәчәкләргә зыяны булмады. Туфракта булды чөнки.
- Сентябрьдә бераз кояшлы көннәр булган иде, мәгълүмат чаралары "әбиләр чуагы" дип сөйли башлады. Пәрәвез дә очмады, гомумән, әбиләр чуагы соңрак була иде түгелме соң?
- Юк, әбиләр чуагы нәкъ менә симән көннән - 14 сентябрьдән башланырга тиеш. Быел да шул тирәдә булды, пәрәвез дә очты. Урыслар көзне дүрт этапка бүлә, шуннан күреп, бездә дә хәзер "иртә әбиләр чуагы", "соң әбиләр чуагы" дигән бүленешләр башланды. Ул берәү генә була. Дөрес, әле октябрьдә дә бик матур кояшлы җылы көннәр була, әмма ул инде әбиләр чуагы түгел, урыслар әйткән "глубокая осень". Әле алтын көз буласы бар, анысы яфраклар саргаеп беткәч була. Бүген менә бездә (26 сентябрьдә) Яңгулда ярма рәвешендә кар күрсәтте. Сынамышлар буенча 60 көннән кар ятарга мөмкин дигән сүз бу.
- Әмма еш кына бу сан дөрес булып чыкмый...
- Табигать, климат шулкадәр кызык бит ул. Татарстандагы 300 километр ераклыктагы районнар арасында - дүрт төрле климат. Туры килүгә болары да, ай, кояш календарьлары да йогынты ясый.
- Сез алдагы сөйләшүдә, һава торышы фәләнчә елдан кабатлана, ничәдер елдан соң кыш җәйгә яки киресенчә охшап килә башлый, дигән идегез.
- Тулы цикл 33 елдан кабатланырга тиеш. Алты ел ярымнан соң кыш - җәйгә, җәй кышка охшап килү башлана.
- 2018 елда ничек булачак соң? Кайсының чираты?
- Әлегә җәйгә охшап кыш килә, киләсе ел бу циклда соңгы ел булырга тиеш. Октябрьдән башлыйм әле: бу айда, әйткәнемчә, бер атна тирәсе 12-15 градуслы җылы, матур көннәр булачак. Ноябрь, декабрь дә чагыштырмача җылы булыр кебек. Әмма декабрь, гыйнварда озакка сузылмаган аномаль суыклар булып алачак. Гыйнвар ахырында да көтелә мондый көннәр. Февраль салкын булыр, әле бу салкыннар март башына да калыр. 2018дә хут суыклары да булыр, яз иртә килер.Автордан. Тик онытмыйк: бу -юраулар түгел, фаразлар гына. Алар кабул буламы, юкмы - монысы Галиҗәнап Табигать эше. Безгә күнәргә һәм барысы да әйбәт булсын дип теләргә генә кала.
Гөлсинә ХӘБИБУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
Нет комментариев