3 октябрь 2017 яңалыклары
-
Ильвина ресторанында 50 ел бергә гомер иткән " Алтын парлар "ны тәбрикләделәр.
-
Андрей Кузьмин: Без иң мөһимен эшләдек – Татарстандагы мәгълүмат чараларын саклап калдык
Татарстанга гаммәви мәгълүмат чараларын саклап калу һәм үстерү тәҗрибәсен өйрәнергә башка төбәкләрдән киләләр. (Казан, 2 октябрь, "Татар-информ", Арсений Маврин). Кичә, 1 октябрьдә, Россия Федераль салым хезмәтендә "Татмедиа" акционерлык җәмгыятен теркәгәнгә нәкъ ун ел булды. Акционерлык җәмгыятенең төп казанышларыннан, аның генераль директоры Андрей Кузьмин белдергәнчә, республика басма гаммәви мәгълүмат чараларын саклап...
-
Балалар бакчасында хәләл ризык кемгә зыян итә?
Автор: Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА Балалар бакчасында хәләл тукландыруга каршы имза җыюны ничек аңларга? Казанның Идел буе районы 144 нче балалар бакчасында хәләл тукландыру мәсьәләсе инде бер ел һаман хәл ителми. Хәмидовлар гаиләсе инде бер елдан бирле балаларын хәләл ризык белән тәэмин итүгә ирешә алмый. Бакча җитәкчелеге әллә җирәнә "хәләл"дән, әллә булган...
-
Чаллыдагы гаҗәеп туй: кәләш белән кияү әкияти киемнәрдән
Яшь парлар Елена һәм Марсель Сәгыйдуллиннар Никахлашу сараен Дисней мультфильмындагы замокка әйләндерәләр. Загска алар мультфильм гароейлары - көнчыгыш костюмнарында килә. Яшьләр бер ел элек таныша. Ярты елдан соң Марсель Еленага тәкъдим ясый. Һәм, ниһаять, алар узган атнада никахлашалар. Ләкин загска яшьләр гадәти киемнәр белән килмиләр, - дип яза "Вечерние Челны"...
-
Азнакайда яшәүчегә интернет-кибеттән телефон урынына агач чүбе җибәргәннәр
Бер ир-ат интернет-кибет аша 7990 сумлык кәрәзле телефонга заказ бирә. Азнакайда ел башыннан 46 мошенниклык очрагы теркәлгән. Аларның күбесе интернет белән бәйле, дип яза җирле басма. Бер ир-ат интернет-кибет аша 7990 сумлык кәрәзле телефонга заказ бирә. Күпмедер вакыттан аңа кибет вәкиле шалтыратып, товарның җибәрелгәнен хәбәр итә. Алты көннән соң ул...
-
балалар бакчасы эшчесе бетон плитә астында калган
Зыян күргән эшчене коткаручылар плитә астыннан чыгарып, медицина хезмәткәрләренә тапшырган. (Казан, 3 октябрь, "Татар-информ"). Ремонт эшләре вакытында Казанның "Йолдызкай" балалар бакчасы эшчесе бетон плитә астында калган. Бу хакта "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Бу хәл Казанның Ленская урамында була. Зыян күргән...
-
"Бәйрәм" салаты
"Бәйрәм" салаты рецептын тәкъдим итәбез. Салат өчен: 500 г пешкән тавык түше, 2 йомшак сыр, 3 пешкән кишер, 5 пешкән йомырка, 200 г каты сыр, майонез, яшел тәмләткечләр. Эш тәртибе: йомшак сырны, йомырканы һәм кишерне угычтан уарга, майонез белән болгатырга. Тәлинкәгә бер кат туралган тавык ите, икенче кат алдан ясаган...
-
«Воронины» сериалы Гиннес рекордлар китабына кергән
Күрсәткечне «Воронины»ның 455 нче сериясендә теркәгәннәр. (Казан, 2 октябрь, "Татар-информ"). Россиянең «Воронины» вакыйгалы комедиясе дөньядагы иң озын җиңел сериал буларак Гиннес рекордлар китабына кергән, дип яза "Известия". Бу хакта «360» телеканалы СТС телеканалының матбугат хезмәтенә сылтама биреп хәбәр иткән. Күрсәткечне «Воронины»ның 455 нче сериясендә теркәгәннәр. Россиядә аның беренче эпизодын 2009...
-
Алмалы коймаклар (рецепт)
"Әлмәт таңнары" газетасыннан алмалы коймаклар рецептын тәкъдим итәбез. Коймак өчен: 500 г майсыз кефир, 2 йомырка, 0,5 стакан шикәр комы, 2 стакан он, 0,5 бал кашыгы сода, тоз, алма. Пешерү тәртибе: Алма белән шикәр комын кушып яхшылап болгатабыз, кефир, тоз кушкач тагын бер кат бутыйбыз. Сода, он салгач, артык куе...
-
«Бөтен төрле кош-кортны да асрап карадык, минем тәвә кошы үстереп карыйсым килә әле»
Арча районының Пошалым авылында яшәүче Рәшидә һәм Вагыйз Җиһаншиннарның хуҗалыгында каз, үрдәк, күркә, сыер, бозау, тавыклар бар. Каз бәпкәләрен дә инкубатордан алып кайтмыйлар, казлары үзләре йомырка салып, утырып чыгара. Тавыклары ел да хуҗаларын нәни йомры чебиләр белән сөендерә. Замана бит менә, каз үзе йомырка салып, бәпкә чыгарган дип тә хәйран...
-
Кабат шул һава торышына “бәйләнәбез”: 2018 ел ничек килер?
Балтач районының Яңгул авылында яшәүче, кемнәрдер "халык синоптигы" дип йөртүче Әмир абый Шәрәфиев турында республикада белмәгән, ишетмәгән кеше калмагандыр инде. Без дә яздык, башкалар да язды. Барлык мәгълүмат чаралары да бик үз итә аны. Бердән, үзе бик ачык, күңелле әңгәмәдәш, кайчан гына шалтыратсаң да, һава торышы турында сәгатьләр буе сөйләрлек...