«Бөтен төрле кош-кортны да асрап карадык, минем тәвә кошы үстереп карыйсым килә әле»
Арча районының Пошалым авылында яшәүче Рәшидә һәм Вагыйз Җиһаншиннарның хуҗалыгында каз, үрдәк, күркә, сыер, бозау, тавыклар бар. Каз бәпкәләрен дә инкубатордан алып кайтмыйлар, казлары үзләре йомырка салып, утырып чыгара. Тавыклары ел да хуҗаларын нәни йомры чебиләр белән сөендерә. Замана бит менә, каз үзе йомырка салып, бәпкә чыгарган дип тә хәйран...
Арча районының Пошалым авылында яшәүче Рәшидә һәм Вагыйз Җиһаншиннарның хуҗалыгында каз, үрдәк, күркә, сыер, бозау, тавыклар бар. Каз бәпкәләрен дә инкубатордан алып кайтмыйлар, казлары үзләре йомырка салып, утырып чыгара.
Тавыклары ел да хуҗаларын нәни йомры чебиләр белән сөендерә. Замана бит менә, каз үзе йомырка салып, бәпкә чыгарган дип тә хәйран калабыз хәзер. Әллә каз-үрдәк бозылды, әллә хуҗабикәләрнең кулы китте.
- Ябык тавык кыртламый, утырып чеби чыгарсын дисәң, иң элек аны әйбәтләп сыйларга кирәк. Кайбер кешеләр чүпрә дә ашата бугай, безнең сынап караган юк әлегә, - ди Рәшидә.
- Бөтен төрле кош-кортны да асрап карадык, минем тәвә кошы үстереп карыйсым килә әле, - дип сүзгә кушыла Вагыйз.
Тәвә кошын да табарлар да, үстерерләр дә, ышанам. Җиһаншиннар эштән курыкмый, байлыкка кызыкмый торган гади һәм эчкерсез кешеләр. Биш бала да үстерәләр әле.
Зөлфия Хәлиуллинаhttp://shahrikazan.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев