Казанчы Бигәнәй авылында яшәүче Рәйсә Галәвиеваны 95 яшьлек олы юбилее белән котладылар
Юбилярга РФ Президенты В.В.Путинның котлау хатын һәм район башлыгы тәбрикләвен социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова, Сатыш авыл җирлеге башлыгы Фаил Шәфигуллин һәм «Саба» җәмгыятенең Сатыш филиалы җитәкчесе Раил Шәймәрданов тапшырды.
Рәйсә Газизҗан кызы 1931 елның 25 гыйнварында Казанче Бигәнәй авылында туа. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа нибары 10 яшь була.
«Сугыш башлануга,безнең балачак шуның белән төгәлләнде. 4 сыйныфны тәмамлагач, колхозга яшелчә утарга куштылар.Кайчан ындырда эш башланыр икән, ичмасам, тамагыбыз туеп кайтыр иде дип көттек. Ындырда 11 бала эшләдек. Бригадир Нәбиулла абый, эх, 3 хатын-кыз булса, бу балаларны интектермәс идек, дия иде. Ә хатыннар басуда эшләргә кирәк. Барыбыз да яшь балалар, көч җитми иде. Көлтәләр ындырга кайта, анда аны чабагач белән суга идек...1 ел торф чыгарырга да бардык, урман да кистек»,-.дип искә ала Рәйсә әби.
1957 елда Казанчы Бигәнәй егете Нуретдин абый белән тормыш корып, 5 бала тәрбияләп үстерәләр. Гомер буе колхозда төрле эштә хезмәт куя. Хөкүмәтебез аның хезмәтләрен югары бәяләп, хезмәт ветераны исеме белән бүләкли. Бүгенге көндә 4 баласы, 8 оныгы тәрбиясендә ,7 оныкчыгы булуга куанып яши Рәйсә әби.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев