Казанда 7 нче шәһәр хастаханәсе исеменнән мошенниклык очраклары теркәлгән
Уяу булыгыз!
Казанда 7 нче шәһәр клиник хастаханәсе исеменнән мошенниклык очраклары теркәлгән. Җинаятьчеләр Max мессенджеры аша хәбәрләр тарата, үзләрен поликлиника хезмәткәрләре дип таныштыра һәм теркәлгән мәгълүматларын яңартуны таләп итә.
Хастаханә вәкилләре кисәтә, поликлиниканың чын хезмәткәрләре беркайчан да шәхси мәгълүмат, смс кодлары, шәхси кабинетлардан парольләр һәм банк карталары мәгълүматларын сорамыйлар. Моны истә тотарга һәм үз конфиденциаль мәгълүматларыңны өченче затларга тапшырмаска кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев