Саба таңнары

Сабинский район

16+
Яңалыклар

Казанда Яңа елда кая барып була: «Тылсымлы трамвай», шугалаклар һәм 500дән артык чара

Казанда үзәк чыршы 23 декабрьдә ачыла

Казанда Яңа елда кая барып була: «Тылсымлы трамвай», шугалаклар һәм 500дән артык чара

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Яңа елга ике атна вакыт калып бара. Татарстан башкаласында әлеге вакыйгага багышланган бәйрәм чаралары башлана. Шәһәр буйлап 500дән артык төрле чара узачак. Казан шәһәренең Яңа елга әзерләнүе турында – «Татар-информ» язмасында.

500дән артык төрле чара

Яңа елга ике атна вакыт калды. Бу вакыт традицион рәвештә җаваплы эш чоры санала, чөнки барлык тармакларга йөкләмә арта. Бу хакта Казан мэры Илсур Метшин шәһәр мэриясендә узган «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә белдерде.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Безнең өчен бу – җаваплы чор, без аны җиңеп чыгарбыз. Моның өчен узган еллар тәҗрибәсенә таянып, җитди әзерләнергә кирәк», – диде Метшин.

Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Азат Абзалов сүзләренчә, бүгеннән башлап гыйнвар бәйрәмнәре тәмамланганчы, шәһәрдә Яңа ел тематикасына багышланган 500дән артык төрле чара узачак.

Ул төп бәйрәм мәйданы, элеккегечә, «Казан» гаилә үзәге булачагын билгеләп үтте. Анда чыршыны урнаштыру эшләре тәмамланып килә. Мәйданчык 23 декабрьдә 18:00 сәгатьтә ачылачак.

Азат Абзалов Яңа ел төненә аерым игътибар бирде. «Россия Президенты һәм Татарстан Рәисе котлауларын ике мәйданчыкта – «Черек күл» паркында һәм «Казан» гаилә үзәге янындагы төп чыршы янында карап булачак. Мәйданчыкларда бәйрәм итү 1 гыйнвар төнге 02.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк», – дип уртаклашты ул.

Чыршылар, спорт һәм «тылсымлы трамвай»

1-6 гыйнварда Казанда «тылсымлы трамвай» йөриячәк. Анда көн саен 14:00 сәгатьтән 15:30 сәгатькә кадәр йөрергә мөмкин. Маршрутта Кыш бабайга Татарстанның һәм Яңа елның символлары – кар барслары һәм ат ярдәм итәчәк. Трамвай 5нче маршрут буенча йөри.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Оештыручылар спорт өлешенә дә зур игътибар биргән. Казанда тимераякта шуу өчен 105 урын һәм 14 чаңгы трассасы оештырылган. Аларның сигезе кичке якта яктыртыла.

Абзалов шулай ук 23 һәм 24 декабрьдә Казан циркында махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары өчен алты тамаша узачагын әйтте. Ә 27 декабрьдә Казан Кремленең Гавам урыннарында бәйрәм спектакле белән Яңа ел шәһәрчеге ачылачак.

Республика Яңа ел чыршысы бәйрәме 24 декабрьдә «Татнефть-Арена» боз спорт сараенда узачак. Анда укуда, иҗатта, спортта, җәмәгать эшләрендә һәм башка өлкәләрдә үзләрен күрсәткән 10 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар чакырылган.

Гомумән алганда, шәһәр халкы һәм кунакларын көндәлек Яңа ел балалар спектакльләре, кавер-төркемнәр, ди-джейлар, Казан иҗат коллективлары чыгышлары һәм башка бик күп чаралар көтә. Тулы программаны «Минем Казан» («Моя Казань») сайтында табарга мөмкин.

Чыршы шәһәрчекләре 18 декабрьдән ачыла

Шушы атнада, 18 декабрьдән башлап, шәһәрнең иҗтимагый киңлекләрендә чыршы шәһәрчекләре ачыла. Бу хакта Казан парклар һәм скверлар дирекциясе башлыгы Айгөл Латыйпова хәбәр итте.

Шәһәрчекләрнең эшләү графигы:

18 декабрь:

  • 18:30 — «Континент» паркы;
  • 19:00 — Фучик урамындагы бульвар.

19 декабрь:

  • 19:30 — Горький исемендәге парк.

20 декабрь:

  • 16:00 – «Крылья Советов» паркы;
  • 16:00 – Мир урамындагы парк;
  • 16:00 – «Елмай» балалар паркы;
  • 18:00 – Серов урамындагы бульвар.

21 декабрь:

  • 18:30 – Балыкчы бакчасы (Сад Рыбака);
  • 19:00 – «Салават Күпере» торак комплексы янындагы парк.

22 декабрь:

  • 19:00 – «Светлая долина» торак комплексы янындагы парк.

23 декабрь:

  • 16:00 – «Калейдоскоп» паркы;
  • 18:30 – «Ак чәчәкләр» бульвары.

24 декабрь:

  • 18:00 – ТР Төзелеш тармагы оешуга 100 ел скверы.

25 декабрь:

  • 18:30 – «Весна» торак комплексы янындагы парк.

26 декабрь:

  • 18:00 – «Наратлык» паркы («Сосновая роща»).

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Шугалакта мода күрсәтү һәм кышкы гриль фестивале

Айгөл Латыйпова сүзләренчә, Яңа ел чорында шәһәрнең 30 иҗтимагый киңлегендә 200дән артык чара үткәрү планлаштырылган. Шуларның берсе итеп ул «Черек күл» паркындагы шугалакта «Карнавальная ночь» фильмы стилендә узачак мода күрсәтү тамашасын аерып әйтте.

«Казан» гаилә үзәге янында кышкы пейзажлар төшерелгән Татарстан рәссамнары күргәзмәсе эшләячәк. «Казан Чашасы» үзендә экскурсиягә барырга һәм бина түбәсендәге күзәтү мәйданчыгына менәргә мөмкин булачак.

«Елмай» балалар паркында кышкы сезон инде башланды: 25 гаилә агачтан Кыш бабай йорты төзеде. Яңа ел бәйрәмнәрендә монда кино күрсәтүләр, тамаша, мюзикл, ярминкәләр, кар ату турнирлары һәм башка бик күп чаралар узачак», – дип сөйләде Айгөл Латыйпова.

Моннан тыш, 7 гыйнварда Комсомольское күле буенда чыныгу бәйрәме узачак. Шул ук көнне Горький паркында хор музыкасы кичәсе була. Ә Горки-Әмәт урманында 11 гыйнварда «Кар йомарламы һәм пирожкилар» («Снежки и пирожки») кышкы гриль фестивале узачак.

Чараларның тулы исемлеге белән Казан парклар һәм скверлар дирекциясе сайтында, шулай ук шәһәр мэриясе сайтында танышырга мөмкин.

Александр Хевронин, «Татар-информ»

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз

#Яңа ел #Яңа ел чыршысы

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/kazanda-yana-elda-kaya-baryp-bula-tylsymly-tramvai-sugalaklar-ham-500dan-artyk-cara-5915846

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев