Казанда «KazanForum-2025» икътисади форумын ачу тантанасы узды
Бүген «Казан Экспо» мәйданчыгында «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum-2025» халыкара икътисади форумының рәсми ачылышы узды. Тантаналы чараны Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте
Форум белән Russian Halal Expo күргәзмәсенең рәсми ачылышы да узды, анда 12 ил, шулай ук Россиянең 11 субъекты катнаша.
«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы Татарстан башкаласында 13-18 май көннәрендә уза. Kazan Forum Татарстанда 2009 елдан башлап ел саен үткәрелә. 2023 елдан вакыйга федераль статус алды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркемен җитәкли.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/kazanda-kazanforum-2025-iktisadi-forumyn-acu-tantanasy-uzdy-5904643
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев