Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда көн саен 1000нән артык мохтаҗга ифтар- бокслар таратыла

Кичә, Рамазан аеның 1 нче көнендә Казан шәһәре Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибәтенең “Ярдәм” мәчетендә башкала мөселманнары өчен ифтар-боксларны әзерләү һәм тарату эшенә керештеләр.

 

“Ярдәм-Помощь” гомуммилли хәйрия фонды Рамазан аенда көн саен ифтарга әзер ризык тутырылган 1000нән артык ланч-бокс тарата. Бүген пылау, яшелчә салаты, өлеш, ипи һәм хөрмә җимеше махсус контейнерларга тутырылды. Ифтарның күп өлеше Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибәтенең мәчет хезмәткәрләре һәм волонтерлары тарафыннан мохтаҗларга җиткерелә. Ифтар-боксларны алучылар арасында – мәчет-мәхәлләләрдәге ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге кешеләр, аз керемлеләр, шулай ук уку йортлары студентлары бар. 

“Ярдәм” мәчетенә ахшам намазына килүче мөселманнар өчен шулай ук савытларга тутырылган ризыкны тарату каралган. 

Шулай ук “Ярдәм” хәйрия фонды залларында көн саен 500 кешегә традицион ифтарлар үткәрелә,- дип хәбәр итә  ДУМ РТ сайты ( http://dumrt.ru/news/news_29015.html )

Фото http://dumrt.ru/news/news_29015.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев