Тотрыклы гаилә иминлеге өчен шартлар тудыру – дәүләтнең төп бурычы. Һәр гаиләнең гармониядә, татулыкта һәм комфортта яшәве, киләчәккә кыю һәм ышанычлы каравы мөһим.
Кичә бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов күп балалы гаиләләрне «Ата-ана батырлыгы» медале белән бүләкләү тантанасында хәбәр итте.
Бүләкләү тантанасы Казан Кремлендә узды. Чара Халыкара балаларны яклау көненә багышланды.
Рөстәм Миңнеханов республикабызның 5 иң лаеклы дип табылган гаилә парына «Ата-ана батырлыгы» Татарстан Республикасы медальләрен тапшырды.
Алар арасында 9 балага тормыш бүләк иткән Сәгыйтова Гөлнара Әмир кызы һәм Сәгыйтов Фәргать Тәлгать улы гаиләсе дә бар.

«Балаларны тәрбияләү сезнең тормыш рәвешенә әверелде, - диде Рөстәм Миңнеханов, бүгенге тантанада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. - Сез гаилә институтының абруен ныгытуда лаеклы үрнәк булып торасыз, ата һәм ана абруен күтәрүгә зур өлеш кертәсез. Сезгә зур гаилә бәхете, иминлек, үзара аңлашу һәм рухи уңайлылык телим".
Нет комментариев